Нәрсә өчен күтәрәбез? Камал театрында – пьеса-бәхәс

Чәршәмбеме, җомгамы? Яңа гына Камал театрында премьерасы узган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклен караган кешеләр бу сорауны үзләренә бирми калмагандыр. Һәрхәлдә, моның шулай булуына ышанасы килә. Атаклы драматург Туфан Миңнуллинның 50 ел элек язылган пьесасы кабат уйланырга мәҗбүр итте.

«Дуслар җыелган җирдә» – Камал театры сәхнәсендә өч мәртәбә куелган әсәр. Анда күтәрелгән тема-проблемалар, идея-фикерләрнең искермәвен шуннан гына да күреп буладыр. Трилогиянең («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!») бәхәс аеруча куерган өлеше исә, тышкы каршылык аша эчке каршылык китереп чыгарып, геройлар белән бергә берничә мөһим сорауга җавап эзләргә этәрә. Бу җәһәттән аларның тамашачыга якынрак утырып, аның белән аралашуы пьесаның тәэсирен тагын да арттыра. Монысы – спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев пьесаны сәхнәләштергәндә керткән яңалык.

– Өч пьесаны берләштерү идеясе туды. Моның өчен һәр артист үзенең героена зур булмаган монолог уйлап чыгарды. Ул монологларда трилогиядәге барлык вакыйгалар чагыла һәм пьесадагы текстлар яңгырый. Бу безнең өчен бик мөһим эксперимент булды, – ди режиссер бу турыда.

Нәрсә ул дуслык? Бу сорау спектакль дәвамында еш яңгыраса да, күбрәк фон буларак хезмәт итә. Әмма пьеса «Дуслар җыелган җирдә» дип атала – бу темага аерым тукталу, беренче чиратта, шуңа бәйле. Туфан Миңнуллин атамада ук бәхәс тудыра. Башта геройлар арасында эчкерсез мөнәсәбәтләр булуын күрсәк тә, ахыр чиктә без: «Нурислам (Искәндәр Хәйруллин), Миләүшә (Люция Хәмитова), Рәфис (Радик Бариев), Саҗидә (Алсу Каюмова), Фәһим (Фәнис Җиһанша), Эльмира (Венера Шакирова), Гайнулла (Зөлфәт Нуртдинов) һәм Галия (Эльза Моратхуҗина) чын дуслар булдымы икән соң?» – дип икеләнәбез. Бер уйласаң, дистә еллар буе бер-берсен мактап, анекдотлар сөйләшеп, кыяр тозлау серләрен бүлешеп, дуслык һәм сәнгать өчен «күтәреп» бәйрәм иткән кешеләрнең арасын әкият бозарга тиеш түгел кебек. Хәер, аларның арасын әкият түгел, хакыйкатьне кабул итә алмау боза.

Шулай итеп, Нурисламның яңа картинасын «юарга» җыелган «дуслар» ачуланышып таралыша. Режиссер аларның барысына диярлек соры пальто кидертә. Аны Нурислам гына кими. Бәлки, кайчандыр кигәндер, әмма хәзер ул нидер аңлаган, аның «соры масса»га иярәсе килми. Ул үзен эзли, иптәшләренә әкият сөйләп, аларны да шуңа этәрергә тели.

Без кем? Бу сорауны турыдан-туры бирмәсә дә, «Пәриләргә ярау максатыннан, «чәршәмбе» дип кычкырган егет өчен «күтәрәбезме», «бүген җомга бит» дип кычкырганы өченме?» – ди Нурислам. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен иң беренче булып Нурисламның картинасын мактамый калган Эльмира аңлый. «Нульгә-нульне кушсаң, нуль була – гап-гади арифметика», – дип, ире Фәһимгә күпме гомерләренең бушка, ялган, мәгънәсез максатларга табынып узганын аңлатырга тырыша. Фәһим белән Эльмираларда гына түгел, калганнарда да йокысыз һәм иге-чиге булмаган төн башлана.

Тышкы бәхәс әкренләп эчке конфликтка әверелә. Геройларның бәргәләнүен режиссер төрлечә күрсәтә. Әйтик, «ни җыры, ни моңы» булмаган, әмма җырларга яраткан химик Гайнулла сузылып ук ята. Беркатлы тоелган герой: «Җырым да бар, моңым да бар – тавышым үземнеке түгел», – дип, җәмгыятьтәге тынчулыкка ишарә ясый. Хәер, ахыр чиктә дә ул, хыялына һәм үзенә тугры калып, авылга кайтып төпләнә.

Мин кем? Бу сорау геройларны янә Нурислам фатирына җыя. Димәк, Нурислам сөйләгән әкият үз эшен эшләде. Хәзер инде «дуслар» ачыктан-ачык сөйләшә. Ваемсызлык, битарафлык, яраклашырга тырышуга корылган тормыш рәвеше, декорацияләр ярдәмендә дә күрсәтелгән чиклелек эчендә «тыпырчыну» нәрсәгә илтәчәк? Без үзебезне дөрес бәялибезме? Үзебезгә хыянәт итүдән туктый алырбызмы?

Режиссер вакыт чикләрен билгеләргә ирек бирми. Ахырдан чыгып, 90 елларда популяр булган «Музыка нас связала» җырын башкаручы кызның кулындагы заманча смартфон бу чикләрне бөтенләй юып ташлый. Туфан абый бу сорауларны күптән күтәрсә дә, бүген тагын бер кат искә төшерергә кирәк дигән сыман…

Ә пәриләр кем? Ә пәриләр – һәркемнең үзенеке…

Фикер:

Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче:

– 50 ел элек язылган әсәр бүгенге көн сорауларына да җавап бирә. Туфан абый аны торгынлык чорында язган. Әсәрдә шушы торгынлык халәтен үтеп чыгу, кеше шәхесе, кеше иреге, аның үз-үзен табуы, башкалар сүзенә һәм теләгенә, идеология йогынтысына иярмичә, үзе булып калуы кебек мәсьәләләр күтәрелә. Бу мәсьәләләрнең спектакльдәге куелышын да кабул иттем. Режиссер буларак, Фәрит Бикчәнтәев чын мәгънәсендә артистлар ансамбле оештырган. Артистларның әсәрне, үз геройларын тирән аңлавы күренә. Алар пьесадагы «дуслар»ның гаҗәеп төрле булуын, әмма бер үк сорауларга җавап эзләвен, бер үк максатка хезмәт итүен оста күрсәтә. Әсәрдән аермалы буларак, спектакльдә геройларның үз-үзләренә бәя бирүе алгы планга чыккан. Ә Туфан абыйда һәр геройның шәхесе диалогларда ачыла. Гомумән алганда, авторның идея-фикере җиткерелгән, режиссер пьесага тугры калган.

Спектакльдән берничә цитата:

«Дөньяны балконнан гына тыңлап булса икән ул…» (Эльмира)

«Бөтен дөреслек – телевидениедә!» (Саҗидә)

«Миңа ни чәршәмбе, ни җомга» (Саҗидә)

«Сиңа яшәү шундый рәхәт, Саҗидә. Син – томана!» (Рәфис)

«Менә минем, ичмаса, эчемдәге – тышымда. Сезнең эчегездә дә юк, тышыгызда да!» (Саҗидә)

«Төсләр алар ак белән карадан гына тормый. Ә без хәтта акны – актан, караны  карадан аерырга өйрәнмәгәнбез…» (Нурислам)

 


Фикер өстәү