Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң шәп 5 төбәге исемлегенә кергән

Узган елгы йомгаклар буенча, Татарстан тормыш сыйфаты ягыннан Россиянең иң шәп 5 төбәге исемлегендә калган. Республика алдагы елда дүртенче урында булса, хәзер Краснодар краен (4 нче урында) уздырып, бишенче урынга менгән.

Гомумән, күпчелек төбәкләрдә тормыш сыйфаты яхшырган. Бары тик Чукотка автономияле округында, Белгород, Магадан һәм Псков өлкәләрендә генә бу җәһәттән берникадәр артка китеш теркәлгән. Ә инде беренче өч урынга, алдагы елдагы кебек үк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе чыккан.


Фикер өстәү