ЮХИДИдән килә торган“бәхет хатлары” бер ел эчендә 18 процентка арткан

Узган елда ЮХИДИ юл кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 237,6 миллион тапкыр штраф салган. Алдагы елдагыга караганда 18,1 процентка зуррак сан бу. Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, кагыйдә бозу очракларының 92 проценты юл камералары ярдәмендә ачыкланган. Хәзерге вакытта Россия юлларында камералар саны 8,4 процентка артып, 29,2 меңгә җиткән.

Мәскәү (41,4 миллион тапкыр) һәм Мәскәү өлкәсе (39,9 миллион) йөртүчеләрне иң еш штрафка тартучылар булып чыккан. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе (13,9 миллион), Татарстан (8,31 миллион), Башкортстан (6,79 миллион), Краснодар крае (5,73 миллион), Самара өлкәсе (5,26 миллион) дә бу җәһәттән лидерлар исәбенә кергән.


Фикер өстәү