ОСАГО полисы булмаган йөртүчеләрне камералар буенча штрафка тартачаклар

2023 елда әнә шундый яңалык гамәлгә кертелергә мөмкин.

Бөтенроссия иминиятләштерүчеләр берлеге (ВСС) башлыгы Евгений Уфимцев “Известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, киләсе елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәп баручы камералар аша ОСАГОга ия булмаучыларны штрафка тарту мөмкинлеге бирердәй системаны эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Мондый чараларны инде элек тә хәл кылу тәкъдим ителгән, әмма әлегә экспериментлар үткәрү белән генә чикләнелгән.

Хәзер төп бурыч – ике мәгълүмат системасын: иминиятләштерүчеләрнең һәм ЮХИДИнең мәгълүмат базаларын берләштерү. Киләсе елда камералар аша полиска ия булу-булмауны тикшерү башланып китәчәк.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта полиссыз йөргән өчен штрафлар күләме әлләни зур түгел. Полиска ия булып та, машина йөртүченең исеме анда күрсәтелмәсә, яки иминиятләштерүнең гамәлдә булу вакыты чыкса, 500 сум күләмендә штраф билгеләнә. Полис гомумән юк икән, штраф күләме 800 сум тәшкил итә.
Шулай ук киләсе елның беренче кварталында ОСАГО буенча ремонт өчен кулланылышта булган запас частьләрдән файдалануны күздә тоткан пилот проекты тормышка ашырыла башларга мөмкин. Запас частьләр белән тәэмин итүдә кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, Үзәк банк белән полис нигезендә автомобильне ремонтлау вакытын 60 көнгә озайту турында сөйләшүләр алып барыла. Евгений Уфимцев әйтүенчә, хәзерге вакытта кирәкле детальләрнең 15-20%ы чамасын базарда табып булмый.


Фикер өстәү