Түләүле юлларда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтәчәкләр

Түләүле юлларның төбәкләр аша узучы өлешләрендә түләмичә йөрүчеләрне штрафка тартачаклар. “Парламентская газета” язганча, мондый штрафларга тарту һәм аларны җыю хокукы җирле хакимиятләргә биреләчәк. Дәүләт Думасында бу җәһәттән тиешле закон проекты эшләнгән. Аны якын араларда карап тикшерү күздә тотыла. Штраф җыю системасы нәтиҗәле булып чыккан очракта, мондый юллардан шлагбаумнар алыначак.

Хәер, түләүле юлдан акча чыгармыйча гына йөрүчеләр өчен болай да административ штрафлар гамәлдә булып килә. Аларның күләме җиңел автомобильләр өчен – 1,5 мең сум, йөк машиналары өчен – 5 мең сум тәшкил итә. Әмма бары тик федераль юллардагы “куяннарга” гына кагыла иде бу. Менә хәзер әлеге кимчелекне юкка чыгарып, төбәкләр хакимиятләренә дә федераль кагыйдәләр буенча штрафка тарту хокукы биреләчәк.

Машина йөртүчеләрне, шул исәптән, юл камералары мәгълүматлары буенча да, штрафка тартачаклар.
Сүз уңаеннан, озакламый Казаннан чыгу өчен берничә юл төзеләчәк. Икесе турында инде бүген үк, түләүле булачак, дип шикләнмичә әйтергә мөмкин. Болар – Дәрвишләр бистәсен урау юлы һәм Вознесение трактының бер өлеше.


Фикер өстәү