Кар давылы ызгыштыра: техаслылар АКШ хөкүмәтен гаепли

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә газета хәбәрчесе Европадан шомлы хәбәрләр алды. Беренче хәбәр төн уртасында, 00.13 сәгатьтә килеп төште. Сербиянең оборона министры белдерүе иде ул. Сербиянең кораллы көчләре сугыш әзерлегенә китерелде, диелгән.

Балкандагы телеграм-каналлар, бүген төнлә үк Сербия – Косово чигендә хәлләр кискенләшәчәк, дип шаулыйлар икән. Икенче хәбәр сәхәр вакытында, иртәнге дүртләр тирәсендә килде. Косово хакимиятләре дә үз хәрбиләрен тулы сугыш әзерлегенә китергәннәр. Тарих сабаклары тиз онытыла. Узган гасырның туксанынчы елларында гөлбакчасы кебек ил булган Югославия кан эчендә йөзде. Юл буендагы агачларда кеше башлары эленеп тора, дип язалар иде. НАТО блогы Сербияне рәхимсез рәвештә бомбага тотканнан соң гына чагыштырмача тынычлык урнашты. Вәхшәтне оештырган лидерлар Гаагада хөкем ителеп, читлеккә ябылдылар. Хәзер вазгыятьне тагын шуңа якынайтырга тырышалар. Ә бит төбенә төшеп карасаң, ике халык арасында сугыш чыгарырлык берни дә юк. Милли тәкәбберлек кенә бар.

Океан артында сугыштан башка да хәлләр киеренке. Анда кар бураны котырып, 700000 кеше утсыз калды. Корбаннар да бар. Аларның саны иллегә җитте, диделәр. Авыр хәл 12 штатта күзәтелә. Байден карлы штормга бәйле рәвештә Нью-Йорк штатында гадәттән тыш хәл игълан итте, хөкүмәтне штатка федераль ярдәм оештырырга чакырды.

Стихияле бәла-каза фонында Ак йорт белән Техас штаты арасында рәсми һәм рәсми булмаган конфликт кыза. Техас – Американың бәйсезлеккә дәгъва кыла торган штаты. Анда нефть байлыклары бик зур һәм, шуңа аркаланып, техаслылар һәрвакытта да үзләрен бәйсез тотарга тырышалар. Җитмәсә, агымдагы вазгыятьтә Техаста республикачылар хакимлек итә, федераль хөкүмәт демократлардан тора. Техас губернаторы Грег Эббот Мексикадан килгән йөзләп мөһаҗирне автобусларга утыртып, Вашингтонга озаткан һәм аларны вице-президент Камала Харрис өе янында ташлап киткәннәр. Вазгыятьтән ике як та сәяси очколар тупларга тырыша. Байден администрациясе Эбботны вәхшилектә гаепли, кышкы суыкта кешеләр тормышын куркыныч астына куйды, дип шаулый. Ак йортның пресс-секретаре Абдулла Хасан, Техас губернаторы балаларны салкында урамда калдырды, ди һәм: «Сәяси уеннар берни дә бирми, бары тик кешеләр тормышын куркыныч астына гына куя», – дип белдерә.

Үз чиратында Эббот гаепләүләрне кире кага, килеп туган хәлгә үзенең катнашы юклыгын әйтә. Әмма республикачылар, иммиграцион кризисны Байден администрациясе тудырды һәм шулар җавап бирсен, дип тә баралар.

Техаслылар социаль челтәрләрдә, кар буранын АКШ хөкүмәте ясалма рәвештә тудырды, безнең штат шуңа күрә авыр хәлдә калды, дип коткы тараталар. Америка сәясәтенең сәхнә артында әллә ниләр булып ята анда.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү