Әтиле-уллы механизатор Сәлаховлар: «Монда яратмыйча эшләп булмый!»

Читтән бәхет эзләмичә, туган авылларындагы төп нигезне таратмыйча, шунда балалар, ә аннан соң оныклар үстереп, бик тырышып матур гомер иткән гаиләләр бар. Мөслим районының Мәллә Тамак авылында яшәүче Гөлүсә һәм Рөстәм Сәлаховлар – әнә шундыйлардан.

Без килеп кергәндә, хуҗабикә аш плитәсе тирәсендә бөтерелә иде. Йорттагы җылылык, рәхәтлек, яктылык урамда туңып кергәннәрне бер минут эчендә юды да төшерде. Бу рәхәтлек өйгә хуш ис тараткан өчпочмакка гына түгел, хуҗаларның, өстәл тирәсендә бөтерелгән балаларның күңел халәтенә дә бәйле иде. Шулай булмый ни! Үзләре белән бер йортта яшәүче киленнәре Илсөяр бер сәгать элек кенә өченчегә әни булган икән. Гөлүсә апаның телефоны тынып тормый: барысы да бәби туу шатлыгын уртаклаша. Үзе Рөстәм абыйга ихластан елмаеп: «Иии, Илсөяребез дә котылды бит!» – дип, куанычын белдереп ала. Балалар да: «Ә безнең энебез бар!» – дип, безнең тирәдә йөгерешеп йөри. Менә шундый бик сөенечле мизгелләренә туры килдек Сәлаховларның.

– Бу – минем төп нигез. Балачактан ук әти-әни: «Син – төпчек, безне карап-тәрбияләп тору синең өстә булачак», – дип тәрбияләделәр, – дип, үзләре белән таныштырды гаилә башлыгы Рөстәм абый. – Шуңа күрә каядыр чыгып китү турында уйлаганым да булмады. Улым да чыгып китмәде, бер китсә, аның кире кайтмавы, ә нигезнең таралу куркынычы бар, дидек. Яшьләр белән яшәвебезнең төп хикмәте әнә шунда. Югыйсә үзләренә аерым йорт салып чыгарырга да мөмкинлегебез бар.

Балалар, оныклар – аерым бер тема. Әлеге күркәм гаиләдә өч бала тәрбияләнгән. Бүген инде оныклар сөяләр. Алар турында сораштыра башлагач, өлкәннәрнең күзләрендә очкыннар уйнаклый башлады.

– Бергә яшәүнең бер начарлыгын да күрмим. Бары бергә, югы уртак, – дип елмайды гаилә башлыгы. – Ике җиргә түләү түләмисең, бергә эшләп, бергә ашыйбыз. Оныклар үз балаларыбыздан да тәмлерәк. Үзебезнекеләрнең үскәнен күрми дә калдык, ә боларны яратып туеп булмый.

– Беркая да җибәрәсем килми. Мөслимгә китә калсалар, бу оныклардан башка ничек яшәмәк кирәк? – дип сүзгә кушылды хуҗабикә Гөлүсә апа да. –  Илсөяр киленебезне үзебезнең балабыз шикелле яратабыз. Оныклар турында әйтеп тә тормыйм инде. Илсөяр барысына да бик оста, кухняда да, бакчада да ут өертеп эшли.

Рөстәм абый да, уллары Алмаз да – алдынгы механизаторлар.

– Колхозда беренче чирканчыкны 5 нче сыйныфта алган идем. Ул вакытта ашлык китерү цехында, 8–9 сыйныфларда оператор булып эшләдем. Әле дә шаккатам, яшүсмер малайга нинди зур ышаныч булган. Шуңа күрә армиядән соң туп-туры авылга кайттым да колхозга эшкә урнаштым, – дип искә алды ул чорларны Рөстәм Сәлахов. – Колхозда эшләгән еллар яшьлеккә туры килде. Шуңа күрә авырлыгы булса да, бер дә сизелмәгәндер, дип уйлыйм. Яшьлек дәрте, яшьлек егәрлеге белән батырып эшләдек. Тәүлегенә 24 сәгатьне дә җиткерә алмый идек. Хәзер, әлбәттә, яшь барган саен, һәр нәрсә башка төрле кабул ителә. Ул заманнарда техникасы да шуның төсле генә иде. Хәзер бик көчле, иң заманча тракторларда, комбайннарда җилдерәбез. Эшләр өчен барлык шартлар да бар.

Армиядән кайтып, колхозга урнашуына да 43 ел вакыт узган да киткән. Бүген әтиле-уллы Сәлаховлар «Август Мөслим» агрофирмасында хезмәт куя. Рөстәм абый җәен кыр корабын иярләсә, елның башка вакытында трактор йөртә. Алмаз исә тракторда эшли.

– Хәзер кышын хуҗалыкта эш юк инде, аның каравы җәен яхшы гына эшлибез. Тырышып эшләгәч, акчасын да мулдан алабыз. Тоткарлыксыз биреп баралар. Язгы чәчүдә 100 мең сумнан артык алсак, урып-җыю чорында айлык хезмәт хакы 200 мең сумнан артып китте. Быел безнең яклар яңгырга тилмерде, язын бик әшәке кыраулар сугып, шактый сыналдык. Ләкин уңыш елына күрә начар булмады. Авыл хуҗалыгында тырышып эшләүдән бигрәк, һава торышы бик зур роль уйный шул. Ә җир эшен бик яратам! Монда яратмыйча эшләп булмый. Улым да үземә охшаган. Мәктәптә укыганда ук минем белән комбайнда йөрде. Минзәлә техникумында укыган чакта инде җир эшкәртте, чәчү чәчте. Башка эшкә дә урнашып караган иде, тик күңеле барыбер авылга, җиргә тартылды, – дип горурлана улы белән Рөстәм Сәлахов.

Авылда гаилә башлыгын кайчандыр әти-әнисенең үгет-нәсыйхәте алып калган булса, бүген бу бурыч – уллары Алмаз җилкәсендә.

– Мин туганнан бирле авылда, әтинең кул арасына кереп үстем, – ди ул. – Гаиләдә бер малай булгач, нигез өчен дә, әти-әни өчен дә җаваплылык тоям. Бергә яшәүнең уңайлыклары күбрәк. Авыл хуҗалыгында эшләгәч, өйгә кайтып кереп булмый. Беребез бер эшне эшләгәндә, икенчесебез икенчесен башкара. Хуҗалыкны бергә алып барабыз. Балаларны тәрбияләүдә дә әти белән әнинең өлеше зур. Шәһәргә чыгып китү турында уйлаганым да булмады. Авылда калыр өчен эш сөю кирәк. Ә инде өлкән буын белән бергә яшисең икән, әти-әнинең яхшы булуы, бер-беребезне аңлау кирәк. Бу яктан минем күңелем тыныч. Хатыным Илсөяр белән уртак телне тиз таптылар.

Гаилә ишле булгач, абзардагы мал-туарны да бетермәгәннәр. Болар өстенә күпләп кош-корт алып үстерәләр.

– Терлек барда тамак тук. Сыерларыбыз да, үгез, бозауларыбыз да бар. Тик берсе дә сатар өчен түгел. Барысын да үзебез һәм балалар өчен дип үстерәбез. Сөтен-каймагын да, итен дә бергә ашыйбыз. Аның рәхәте дә шунда. Ялкауланып китмәс өчен дә бер сәбәп. Урамга чыгып, буыннарны язып, һава сулап керүгә дә яхшы. Малларга азыкны сатып кына алабыз, чөнки үзебезгә әзерләргә җай чыкмый. Акчасын түләгәч, сатып алу авырлык китерми, – ди Рөстәм Сәлахов.

Менә шулай бар сөенеч һәм көенечләрен бер казанга салып, һәр көннең рәхәтен һәм тәмен белеп яши әлеге матур гаилә.

Зөһрә Садыйкова


Әтиле-уллы механизатор Сәлаховлар: «Монда яратмыйча эшләп булмый!»” язмасына фикерләр

  1. Шушындый гаилэлэр кубрэк булса авылда, авыллар да бету ягына бармас иде! Афэрин! Куз тимэсен!

Фикер өстәү