Марат Кәбиров: «Кайчагында бәйрәмнәр дә үлә. Кайберләре — безнең күз алдында…»

Минем олыгаю сәбәпчедерме, дөньялар үзгәрешеме, бу бәйрәм быел ничектер тыныч кына узып китте. Югыйсә дөньяның иң зур бәйрәме иде бит инде. Октябрь революциясе көне. Үзебезчә гади генә әйтсәк, Октябрь бәйрәме.

Бу бәйрәмгә кагылышлы хатирәләр бик күп. Иң беренчесе шулайрак бугай. Миңа салкын тигән, ютәллим. Әни сыер савучы бит инде минем, иртәнге савымын тәмамлый да, сөт ташучы машинага утырып, район үзәгенә, хастаханәгә алып төшә. Көн котсыз. Җепшек кар ява. Җил. Текә генә бер тау бар анда, бөтен машиналар шунда батып ята. Берәм-берәм этеп мендерәләр. Бот буе гына малай булсам да, әни мине дә ияртә. Алдагы машиналарны этәбез. Шуннан үзебезнекенә чират җитә. Читкәрәк чыгып туктагач, арттагы берничә машинаны чыгарырга ярдәм итәбез. Машинага кереп утыргач, шофер абый радиоалгычын куша. Анда Октябрь бәйрәменә багышланган концерт. «Ленин бабай сызган юлдан Җиңүләргә барабыз», — дип шигырь укый кемдер. Минем кечкенә башымда олы фикер уяна. Тау аша үтүче шушы юлны да Ленин бабай сызгандыр, әгәр ул сызмаган булса, без машиналарны этеп мендерә алмас идек, шунда салулап ятар идек сыман тоела.

Больницада кеше бик күп түгел.

— Яткырырга кирәк, — ди врач апа. — Кичекмәстән дәваларга кирәк. Тик бүген үк сала алмыйбыз. Бәйрәм. Октябрь бәйрәме. Барысы да ялда. Бәйрәмнән соң килегез.

Врач апа яныннан чыккач, мин әнидән сорыйм:

— Әни, ә Октябрь бәйрәмен ни өчен ноябрьдә үткәрәләр ул?

— Белмим, — дип башымнан сыйпый әни. — Шулай кирәктер инде…

Октябрь бәйрәме белән бәйле беренче хатирәм шушы. Ә теге сорау мине озак вакытлар буена озата барды. Октябрь бәйрәмен нигә ноябрьдә үткәрәләр икән? Соңыннан ул ниндидер символик мәгънәгә иядер сыман да тоела башлады. Икейөзлелек символы сыман…

Ничәнчедер класста укыганда Октябрь бәйрәменә багышланган концерт әзерләдек. Мин шигырьләрне тиз ятлый һәм әйбәт сөйли идем. Шуңа иң яхшысын миңа бирделәр. Хәниф Кәримнең «Ленин һәйкәле» дип аталган шигыре ул. Мин аны бик тырышып ятладым. Ләкин… Үзеннән-үзе сиңа ияреп йөри торган шигырьләр була. Сүзләре әйбәт шундый, моңы әйбәт. Син аларны куасың, ә алар китми, тел очында бөтерелә. Бу шигырь андый түгел иде. Мин аны ятладым, әмма сәхнәгә чыккач, оныттым. Искә төшми. Халык көтә. Мин алан-йолан каранып басып торам. Инде кул чаба башладылар. Шуннан теге шигырь искә төшмәде, хет концертны өзмим инде дип, үзем белгәнне укырга тотындым. Яраткан шагыйрем Әнгам Атнабаевныкы иде ул. «Төш» дип атала иде. Халык яратты. Көлешеп-елмаешып тыңладылар. Бүлдереп кул чаптылар.

Хәтта хатын мактый: эчмәгәнмен,

Гүләйт итмәгәнмен — уңганмын,

Алтын кебек кеше булганмын бит,

Үлеп кенә харап булганмын, —

дигән җирендә бигрәк тә. Әле мин сәхнәдән чыгып киткәч тә алкышлар озак вакыт яңгырап торды. Бары тик укытучы апа гына якадан җилтерәтте:

— Харап иттең бит син мине… — Һәм яратып кочаклап алды. — Барыбер, маладис. Барыбер маладис…

Октябрь бәйрәме җиткән саен мин үземнең аның кочагында чагымны искә төшерәм. Ә колагымда аның сүзләре яңгырап киткәндәй була: «Барыбер, маладис!..»

Балачак, үсмер чак, егет чак…

Башкорт дәүләт университетының рабфагында укып йөргән вакыт. Әни авырып китте. Мин аның бердәнбер баласы булгач, кайттым инде. Хастаханәгә ятарга кушканнар. Ятты. Алыштырырга кеше булмагач, мин аның урынына савымчы булып эшләп тордым. Укырга килү мәҗбүри түгел иде бугай инде. Тик Октябрь бәйрәме демонстрациясендә катнашу мәҗбүри булган. Мин анда катнаша алмадым. Кабат килгәч, бик нык итеп тиргәп, рабфактан куып чыгардылар. Бер профессор агайның сүзе аеруча нык хәтеремдә калды:

— Бар, алайса, әнкәң янында ят. Колхозыңнан чыкма.

Менә шул вакытларны искә алдым да социаль челтәрләрнең берсенә: «Октябрь бәйрәме белән!» — дигән пост урнаштырдым. Бер генә коммент килде: «Марат абый, саташтыгызмы әллә? Нинди октябрь сөйлисез? Ноябрь бит инде…»

Кайчагында бәйрәмнәр дә үлә. Кайберләре — безнең күз алдында…

Марат Кәбиров

фото: https://dzen.ru/a/ZKBAja2pylTSBB9X

 


Фикер өстәү