Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы 14 дәүләт хезмәткәрен бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика конкурсында 14 җиңүчене бүләкләде. Тантана Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов мондый чаралар уздыруның мөһимлеген ассызыклады: алар талантлы яшьләрне, кызыклы һәм перспективалы кадрларны ачыкларга ярдәм итә.

«Талантларга һәм яшьләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк, ә әлеге конкурс кызыклы һәм перспективалы кадрларны ачыклау буенча яхшы мәйданчык булып тора», — дип белдерде ул.

Конкурс 2014 елдан бирле уздырыла. Шушы вакытта 41 җиңүче республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына билгеләнде. Татарстан Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин үрнәк булырга мөмкин. Конкурста катнашкан 7 кеше Татарстан министрларының урынбасарлары булды, ә тагын 7 кеше Татарстан җитәкчесенең кадрлар резервын әзерләү мәктәбен узды.


Фикер өстәү