Сәвәләйдә “Кыз көне” йоласы үткән

Зәй районының Сәвәләй мәдәният йортында “Кыз көне” йоласын күрсәткәннәр. Клуб мөдире Ләйлә Сабаева белдергәнчә, бу чарага кияүгә чыгарга җыенучы кызларны чакырганнар.

Аларга якыннары керәшеннәрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен аңлаткан.
–Элек буй җиткән кызлар өй сакларга, ягъни “Аулак өй”гә җыелган. Кызларның әниләре, иптәш кызлары, туганнары, күршеләре кияүгә барасы кызга фатыйхасын биргән. Керәшеннәргә хас йолалар бик күп. Арада “Кода көйләү”, “Кыз качыру” кебекләре дә бар. Максатыбыз –яшьбуынга керәшен гореф–гадәтләренең асылын әйтеп калдыру, –дип Ләйлә Сабаева.
Клуб мөдиренең үз кызы Алиса да үсеп килә. Чарада катнашучыларның зәңгәр күлмәклесе – аның кызы. Бу күлмәк, алъяпкычны заманында әбисе теккән һәм чиккән аның. Шушы күлмәкне киеп, Алиса заманасында җырчы Виталий Агапов башлап җибәрәгән фольклорда катнаша икән. Узган ел районда узган “Питрау чибәре”ндә икенче урынны алган. Хыялы – бәйгедә җиңеп чыгу. Ләйлә кызына кулдан ясалган тамакса, безнеңчә муенча бүләк иткән. Бу– Сабаевлар нәселенең кадерле ядкәре.
–Әлеге чарада кызлар кул эшләре белән шөгыльләнде. Без, әниләр кызларыбызга ике якны да тигез күреп яшәгез, ирегезне кадерләгез, дип киңәшләр бирдек. Бизәнү әйберләре турында да сөйләдек. Керәшен киемнәрендәге һәрбер бизәкнең үз атамасы бар. Алар болай гына бер әйберне дә кимәгән һәм такмаган. Шул бизәкләрнең мәгънәсен аңлаттык. Бирнәгә җиде сөлге җыярга кирәк. Аны Сабантуйда биргәннәр. Бәйрәм генә түгел, үзенә күрә тормыш дәресе булды бу, –ди Ләйлә Сабаева.
Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү