Велосипедны сораргамы, урларгамы?

Табигыйдыр ки, адәм баласы нәфесе белән рәхәтлеккә омтыла: байлык-муллык тели, сау-сәламәт яшәүне сөя, хатын-кызның чибәренә кызыга, авыр физик хезмәттән качарга тырыша… Мал югалтуны уңышсызлык, чирне бәхетсезлек чыганагы итеп саный. Моның өчен берәүне дә гаепләргә ярамый, әлбәттә. Үзенә чир теләсә, фәкыйрьлек теләсә, аңа гаҗәпләнер идек, акылга сау дип тапмас идек…

Шулай да күреп торабыз: кешеләр мал буенча бер-берсеннән бик нык аерыла, үзләре теләгән муллыкка күпчелек ирешә алмый. «Ни өчен?» дигән сорауга, әйдәгез, Коръән хакыйкате белән җавап бирәбез. Кешенең малы ул туганчы ук аңа тәкъдир белән үлчәнгән һәм язылган. Һәм күпме генә тырышма: телә – урла, телә – кредит ал, телә – алдаш, язылганнан бер мыскал да арттыра алмыйсың. Җәмгыятьтә тигезлек урнаштырырга тырышып, социаль революцияләр ясау да булышмый. Революция уңышлы килеп чыгарга мөмкин, уңышсыз да була ала, әмма нәтиҗәсе барыбер коточкыч: тоталь фәкыйрьлек, мәҗбүри хезмәткә дучар ителү, кан белән сугарылган репрессияләр… Тарихка борылып карасак, мисаллары күп.

Иң яңа тарихка гына карыйк: бу гасырның икенче унъеллыгында булып узган гарәп язы бер генә илгә дә бәхет китермәде: тираннар түнтәрелде, алар урынына начарраклары килде. Аллаһы Тәгалә 43 нче сүрәнең 32 нче аятендә аңлатып бирә коммунизм идеяләренең тормышка ашмаслык утопия булуын: кешеләрнең бер-берсеннән өстен ителүенең хикмәтен сөйли. Адәм балаларын тигезләргә омылу ГУЛАГ белән төгәлләнә: эшкә җигү өчен, илне чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алырга туры килә. Аллаһы Тәгаләнең байлыкны һәркемгә мул итеп бирергә дә кодрәтеннән килер иде, ләкин алай эшләми. Серен «Шура» сүрәсенең 27 нче аятендә аңлата: һәркемгә киң ризык бирелсә, бозыклык таралачак. Бай гаиләләрдә баланы чын кеше итеп тәрбияләү шактый кыенга төшә: үз-үзен генә сөюче эгоистлар, бер эшкә дә ярамаган хөрәсәннәр, кәеф-сафа корып, вакытын бушка уздыручы сорыкортлар гадәттә шундый гаиләләрдә тәрбияләнә дә инде. Шуңа күрә акыллы әти, байлыгы зур булса да, балаларын узындырмый. Малның җитәр-җитмәс булуы, дөрес файдаланылганда, чынлыкта киләчәк тормышының уңышын билгели. Атаклы Голливуд йолдызы Кирк Дуглас бу хакта: «Мин улларыма әйтәм: балачакта минем сездә булмаган бер өстенлегем бар иде: котчыккыч фәкыйрьлектә тудым. Минем югарыга үрләүдән башка бер чарам да юк иде», – ди.

Күрәбез: стимул-мотивация дигән нәрсәләр – авырлыклар җимеше, шуңа  күрә тормыш кыенлыкларын бәхетсезлек итеп кабул итәргә ярамый. Нәфес теләгәннәргә иярүнең һәлакәткә илтүе турында тагын бер атаклы актер һәм режиссер Аль Пачино: «Минем әнием мин уңышка ирешкәнче үлде. Исемдә: миңа ун яшь иде. Безнең фатир югары катта. Аста, тыкрыкта, мине дуслар урамда йөрергә чакыра. Әни мине чыгармый. Мин аңа үчегәм һәм туктамый акырам. Ул минем гаепләүләремә сабыр итә. Һәм шуның белән тормышымны саклап кала. Аңлыйсызмы: ул чакта урамда тик йөргән малайларның берсе дә дөньяда юк инде. Әнием төн уртасына кадәр урамда йөрүемә караганда, дәресләремне әзерләвемне теләде. Нәкъ менә шуңа күрә мин хәзер сезнең белән монда сөйләшеп утырам», – дип искә ала.

Авырлыклардан чыгуның һәм котылуның бер генә юлы бар: тырышлык – иҗтиһад. Әмма адәм баласы күп вакыт, бәла-каза килгәндә, депрессиягә бирелә һәм хәлен начарайта. «Кеше авыруны сайламый, стрессны сайлый, стресс исә авыруны сайлый», – дип кайсыдыр атаклы психолог әйткән. Стресстан котылуның бер генә юлы бар: шөкер итү. Әйе, сез ялгыш укымыйсыз, авырлыкларга шөкер итү казаны кечерәйтә һәм юкка чыгара. Уңышка юл ача һәм бу котылгысыз. Газета укучылардан берәү, алдагы язмаларымның берсендә теләсә нинди вазгыятьтә дә шөкер итәргә кирәклеген язгач, социаль челтәрдә ул фикерне гаепләгән иде. Тик ул кагыйдә минеке түгел, Аллаһныкы. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Галәмнәр Хуҗасы шөкер итүнең – нигъмәт арттыру ысулы, ә моңа буйсынудан баш тартуның газапларга юл ачу икәнен аңлата. Бу серне аңлаучылар уңышка ирешми калмый, чөнки Аллаһның вәгъдәсе тормышка ашырыла. Кеше кагыйдәнең Аллаһтан икәнен белмәскә мөмкин, әмма шөкер иттеме, кыенлыклар артка чигеп, уңышка юл ачыла.

Атаклы күз табибы Святослав Федоров бар иде бит әле. Аның тормышы фаҗигале рәвештә өзелде. Биографиясе бик катлаулы, сикәлтәле, әмма һәр сикәлтә аңа трамплин ролен үти. Әйтик, 17 яшьтә аягын кисәләр. Ул болай фикерли: «Харап икән – аяк, иң мөһиме: баш исән». Соңыннан исә искә ала: «Аягымны югалтмасам, мин үземдә ихтыяр көче һәм максатка бару сәләте тәрбияли алмас идем».  Бу сүзләрдә шөкер итүнең ике ысулын күрдегез:  бердән, югалтуның зуррак булмавына шатлану, икенчедән, синең өчен кирәкле һәм мөһим булуын тою.

Аллаһ тарафыннан бары тик синең өчен генә махсус корылган вазгыятьтән син я дөрес файдаланасың да сынауны отасың, я төшенкелеккә биреләсең һәм гомереңнең бер өлешен яисә тулысынча оттырасың. Оттырмас өчен, Коръәнне кулланма итеп файдалану кирәк. Атаклы кешеләр тормышыннан мисалларны үрнәк итеп файдаланырга мөмкин, билгеле, әмма алар да күп вакыт, адашып, безгә ялгыш юнәлеш бирә. Аль Пачиноның бер цитатасы бар: «Балачакта мин Тәңредән велосипед сорадым, аннан соңрак аңладым: Тәңре башкача эшли. Мин велосипедны урладым һәм кичерү сорый башладым». Бернинди дәлилгә дә нигезләнмәгән гаҗәп адаштыручы фикер. Аны китереп тә тормас идем – бер татар язучысы цитатаны бик үз иткән һәм матбугатта үз фикере итеп китерде. Урлашканда тәүбә итү һәм кичерү сорау бөтенләй бүтәнчә башкарыла: урлаганны башта иясенә кайтарып биререргә һәм аның кичерүен сорарга, аннан соң Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Тагын бер мөһим нәрсә бар: урлашканда кеше үзенә тәкъдир итеп язылганны гына урлый, үз малын хәрамгә әйләндерә. Сабыр һәм шөкер итсә, ул мал аңа хәләл булып барыбер керер иде. Аллаһы Тәгалә исә безне кисәтә: «И мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер» («Шура» сүрәсе, 30 нчы аять). Ягъни гөнаһлар уңышка илтми, бәла-казага китерә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү