Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет коллегиясе узды

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетның йомгаклау коллегиясендә узган елга нәтиҗәләр ясалды. Коллегиядә Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

Комитет җитәкчесе Иван Гущин 2020 елга нәтиҗә ясап, кайбер статистик мәгълүматлар белән таныштырды, киләсе елга бурычлар куйды.

Аның әйтүенчә, узган ел комитет инвентаризацияләү эшен дәвам иткән. Шул рәвешле 10 833 корылмаган (җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына) мәдәни мирас объектына каравына бәйле анализ ясалган. 15 объект мәдәни мирас объекты исемлегенә кертелгән. Шул исәптән 13 элек билгеле булмаган археологик һәйкәл табылган.

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта республика территориясендә Россия халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрында кертелгән 1663 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Шуның 447се – федераль әһәмияткә ия.


Фикер өстәү