Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковид буенча киңәшләрен яңартты

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы СОVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча үз тәкъдимнәрен яңартты: вирусның кеше өчен куркыныч булу дәрәҗәсен бәяләү системасын үзгәрткән, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне югары дәрәҗәдә куркыныч янаган төркемнән төшереп калдырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Оешма уртача куркыныч янаган төркемне раслаган, аңа хәзер 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник, яман шеш һәм башка авырулары булучылар керә. Алар элек югары дәрәҗәдә куркыныч янаган категориягәдә иде.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан дәвалау буенча киңәшләрен дә яңартты, анда чирнең авыр формасын дәвалау тәкъдимнәре дә кертелде. Уртача дәрәҗәдә куркыныч янаган төркемгә артык авырлык, диабет яки хроник үпкә, бөер һәм бавыр авырулары, яман шеш, мөмкинлекләре чикле һәм хроник авырулы кешеләр керә, аларның 3 проценты хастаханәгә салынырга мөмкин», — диелгән хәбәрдә.

Бу адым медицина хезмәткәрләренә югары, уртача һәм аз куркыныч янаган затларны хастаханәгә билгеләргә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уртача һәм югары госпитализация куркынычы булган кешеләргә нирматрелвил һәм ритонавир нигезендә ясалган препаратлар тәкъдим итүне дәвам итә. Шул ук вакытта хастаханәгә салыну куркынычы түбән булган кешеләргә оешма вируска каршы даруларны кулланмаска, ә кирәк булганда симптомнарны киметә торган (мисал өчен, анальгетика) препаратлар кабул итәргә киңәш итә.


Фикер өстәү