Битлек киюгә кагылышлы тәкъдимнәрен үзгәрттеләр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 коронавирусыннан саклану өчен битлек киюгә кагылышлы тәкъдимнәрен үзгәртте. Бу турыда Женевада узган брифингта оешма җитәкчесе Тедрос Адханом Гебрейесус әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы битлекләрне вирус киң таралган һәм физик яктан ераклашу кыен булган урыннарда — әйтик, җәмәгать транспортында, кибетләрдә һәм башка кеше күп булган урыннарда кулланырга киңәш итә», — дип хәбәр итте оешманың генераль директоры.

Моңа кадәр оешма, битлекләрнең сәламәт кешеләрне саклау файдасы турында расланган мәгълүматлар булмау аркасында, аларны коронавирус йоктырган кешеләргә генә кияргә киңәш иткән иде.

Хәзер оешма бөтен хезмәткәрләргә дә, хәтта алар Covid-19 йоктырган кешеләр белән эшләмәсә дә, мәҗбүри рәвештә битлек киеп йөрергә киңәш итә. Моннан тыш, хроник авырулары булган һәм 60 яшьтән узган бар кешегә дә дистанция саклау мөмкин булмаган урыннарда битлек кияргә киңәш итәләр.

 


Битлек киюгә кагылышлы тәкъдимнәрен үзгәрттеләр” язмасына фикерләр

  1. Ничек инде?Чир йоктырган кеше генэ?ничэ ай киябез бит инде чирсезлэр Дэ?урамда жэй,э без Шахризада,маска и перчаткадан.

Фикер өстәү