Миңнеханов «Россия» күргәзмәсендә Татарстан көнен югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

2 декабрьдә ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында Татарстанга багышланган көн узачак. Бу көнгә планлаштырылган чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Мәдәни һәм эшлекле программа, шулай ук Россиянең һәр субъектының тематик көннәре каралган. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы көне 2 декабрьдә узачак. Республика Хөкүмәтенә тиешле чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрүне тәэмин итәргә кирәк», — диде ул.

Искәртик, Россиянең 89 төбәгенең, зур компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышларын күрсәтүче күргәзмә-форум 4 ноябрьдә ачылды. Аны 12 апрельгә кадәр күрергә мөмкин. Күргәзмә эше дәвамында Россия Президенты Владимир Путин килер дип көтелә.

 


Фикер өстәү