Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген болытлы һава торышы саклана, республиканың көнбатыш районнарында яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Казанда һәм кайбер районнарда томан төшәчәк.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр җитә. Көндез җилнең тизлеге урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез 1-4 градус җылы, төнлә 0-2 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү