Ильмира Нәгыймова аерылганнан соң кабат мәхәббәткә ышануны булдыру турында фикерен әйткән

Татар эстрадасы артисты Руслан Кираметдиновның элекке хатыны – җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә аерылышканнан соң ничек итеп янә мәхәббәткә ышанычны булдыру, ялгызлыкны ничек җиңүе турында сөйләгән. Бу хакта “ТНВ” яза.

Язылучыларыннан берсе җырчыдан: “Аерылышканнан соң ничек итеп мәхәббәткә ышанычны булдырырга? Ышаныч югалды. Аерылышканнан соң 3 ел узды инде”, – дип сораган.
“Үзегездән башлагыз! Үзегезне яратсагыз, сезне дә яратырлар. Вакытлар узу белән ышанырга өйрәнергә кирәк. Мәхәббәтнең иң яхшы дәлиле – ышаныч бит”, – дип җавап биргән беренче никахыннан туган ике баланы ялгызы тәрбияләп үстерүче Ильмира Нәгыймова.
Җырчыдан шулай ук, ялгызлык хисеннән интеккән вакытларыгыз буламы, булса, мондый хистән ничек котыласыз, дип сораганнар. “Нинди ялгызлык турында сөйлисез?! Шөкер, менә дигән ике балам, сеңелләрем, дусларым бар, әти-әниләрем исән-сау. Иң мөһиме – якыннарыбызның исән-сау булуы”, – дип уртаклашкан җырчы.


Фикер өстәү