Татарча исем-фамилияләрне ничек дөрес язарга?

«Насыйбулла түгел, Нацибулла дип языгыз!», «Мин – Айсолу!» «Гуссамовамы, әллә Госсамовамы?» Исем-фамилияләрнең татарча  дөрес язылышына карата бәхәсләр еш туа. Һәркемнең – үз хакыйкате. Паспорттагыча калсынмы, әллә төзәтергәме? Хата җибәрмәс өчен бердәм кагыйдәләр бармы? «ВТ» хәбәрчесе татар исем-фамилияләренә бәйле сорауларга белгечләр ярдәмендә ачыклык кертте.

Ничек язылган, шулай калсын?

– Татар теле укытучысы безнең балаларның фамилияләрен Фатыйхов дип яздырырга тырышты. Ә мин: «Таныклыкларында ничек язылса, шулай калсын», – дип әйтеп тордым. Анда – Фатыхов. Документтагыча язмасаң, аннан суд аша төзәттерәсе була. Элек авыл советында 7 класс белемле белгечләр ничек теләсә, шулай язып, күпме кешегә матавык тудырган, – ди Арча районында өч бала үстерүче Гөлнур Фатыхова.

Казанда яшәүче Гүзәлия Миннахметова да  фамилиясен төрлечә язуны кабул итми. Аны ничек кенә кыландырмыйлар! Миниахметова, Минеахметова… «Иремнең туганнарының ике баласы ике төрле фамилиядә йөри. Татарча Миңнәхмәтова түгел, Миннәхмәтова! Әле кайчак паспортка карап та дөрес язмыйлар» , – дип, белгечләрне игътибарлырак булырга өнди Гүзәлия.

Башкаладагы 155 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Алсу  Хәйруллинаның да мондый хәлләр белән очрашканы бар. Укучыларына исем-фамилияләренең  ничек дөрес  язылганын аңлатырга туры килә аңа.

– «Минем таныклыкта болай язылмаган», – дип, күп укучылар каршы чыга. Мәсәлән, Шайхутдинова – Шәйхетдинова, Камила – Камилә. Ләкин аңлаткач, фикерләре үзгәрә. Мондый күренешне документ биргәндә исем-фамилияләрне дөрес язып кына бетереп була дип уйлыйм, – ди  Алсу Хәйруллина.

«Татарстан  муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның исеме паспортта русча Экзам дип язылганлыгы турында ишеткән бар иде. Бу уңайдан фикерен сорап, үзенә шалтыратып алдык.

– Бозып язылганнан түгел инде бу. Заманасында русча Экзам дип тәрҗемә иткәннәр. Нигә үзгәртергә? Миңа якыннар, туганнар Әгъзам дип дәшә. Башка җиргә барсам, Экзам, диләр. Яңгырашы әйбәт, – ди Әгъзам Гобәйдуллин, бернинди дә канәгатьсезлек белдермичә. – Элек бит исем-фамилия язганда билгеле бер кагыйдә булмаган. Һәр  авыл советы  рәисе белән секретаре, үзләре уйлап, татар исемнәрен русчага күчергән. Үзләренчә яхшы эш башкарган алар. Татар фамилияләре – Татарстанда, ә паспорт бөтен ил, дөнья буйлап йөргәндә кирәк. Элек төрлечә язылган авыл исемнәрен төзәтә башладылар бит. Татар исем-фамилияләре буенча да билгеле бер кагыйдә кирәк.

Электрон сүзлек бар, китабы да булыр

Бар икән андый кагыйдәләр. Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина  белдергәнчә, 2021 елда татар исем-фамилияләренең дөрес язылышы буенча  исемлек булдырылган. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән башкарылган бу эш. Хәзерге вакытта аның электрон варианты Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты (ИЯЛИ) һәм Татарстан Министрлар Кабинеты сайтларында урнаштырылган.  Россиядәге һәр ЗАГС хезмәткәре аннан файдалана ала. Хәзер инде хаталар булырга тиеш түгел, дип  саный белгеч.

– Әлегә китап булып басылып чыкмады, әмма чыгачак. Без  Марат Әхмәтов белән дә бу хакта сөйләшкән идек. Ул да хуплады. Татар исемнәренең аңлатмалы сүзлеге исә яңадан бастырылды. Бу  – Татарстан китап нәшрияты белән уртак эшебез. Сабыйларга исем кушканда да кирәк ул, – ди Гөлшат Нигъмәтуллина.

Гөлшат Нигъмәтуллина белән хаталарның ни сәбәпле килеп чыгуы  турында да сөйләштек. Аның әйтүенчә, элек транслитерация, ягъни бер авазның икенче телгә ничек тәрҗемә ителүенә бәйле кагыйдәләр булмаган. Шул сәбәпле, белгечләр исем-фамилияләрне ничек ишеткән, шулай язган. Исем-фамилия, әтиләренең исемнәрендә дә хаталар киткән. Мәсәлән, Гайнуллин фамилиясен алыйк. Бер очракта ул бер «л», икенчесендә ике «л» белән язылган. Үз исеменең  дә әллә ничә төрле язылышы бар: Гюльшат, Голшат, Голшад…

– Ничек кушканнар, шунысы дөрес. Татарча – Гөлшат, русча – Гульшат. Исем бирүгә игътибарлы булырга кирәк,  ул баланың язмышына йогынты ясый, – ди Гөлшат Нигъмәтуллина исемнең көче турында.

Хаталы икән, ничек төзәтергә?

Исем, фамилиягезне үзгәртәсегез, дөреслисегез килә икән, бу очракта аны исем кушу таныклыгы аша алыштырырга мөмкин. Моның өчен ЗАГСка барырга кирәк. Бу эш бушлай түгел, дәүләт пошлинасы түлисе. Моннан тыш, бөтен документларны үзгәртергә туры киләчәк. 

Башкалар куллана алырмы?

Электрон сүзлек турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамовтан җентекләбрәк сорадык.

– Чынлап та,  исем-фамилия, әтисенең исемнәрен дөрес язмау проблемасы бар.  Шуны  истә тотып, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе белән килешеп, «Исем-фамилия, әтисе исемнәренең татар һәм рус телләрендә язылышы» дигән электрон сүзлек булдырдык. Бу хезмәтне безнең институт галимнәре КФУның татар белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина белән бергәләп башкарды. Ул – сүзлекнең фәнни мөхәррире, – дип сөйләде  Олег Хисамов. – Сүзлеккә 8 мең берәмлек антропоним, ягъни 3 мең – ир-ат, 1944 хатын-кыз исеме һәм 3 меңнән артык фамилия кертелде. Моңа кадәрге сүзлекләрдәге иске, кулланышта булмаган исемнәрне төшереп калдырдык. Бүген актуаль булганнары гына урын алды. Татарча исем-фамилия, әтисе исемнәре билгеле бер стандартка китерелде. Аларның русча варианты да күрсәтелде.  Ул ЗАГС хезмәткәрләре өчен ярдәмлек булып тора. Башкалар да файдалансын өчен, аның электрон вариантын киң  җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә  планлаштырабыз.

Габдрахманмы, Абдрахманмы? Асадулламы, Әсадуламы, Әсхадулламы?  Үзенчә яздырырга теләгән геройларның фикеренә игътибар итәргәме, әллә кагыйдәләргә туры китереп язаргамы? Олег Хисамов редакция хезмәткәрләрен борчыган сорауларга да ачыклык кертте.

– Теге яки бу кеше  белән сөйләшкәндә: «Татарча варианты болайрак, менә шулай калдырсак ярыймы?» – дип, фикерен сорагыз. Ни өчен дигәндә, аларның паспортта язылганча куярга хакы бар. Моны әйләнеп узып булмый. Әгәр ризалашмый икән, аның вариантын калдырырга кирәк. Бу очракта  «Исем-фамилияләре үзләре теләгәнчә бирелде», – дип аңлатма язарга мөмкин, – дип аңлатты Олег Хисамов.

Фикер

Лилия Әсадуллина, Азнакай районының Илбәт авыл җирлеге башлыгы:

– Хуҗалык китапларын карап утырганым бар. Бер гаилә эчендә дә фамилияне хата белән язганнар. Соңгы елларда бик нык сизелә бу проблема. Дөресрәге, мал-мөлкәт бүлгәндә, мирас кабул иткәндә. Бер хәреф туры килмәсә дә, суд аша «бу – минем әти», «бу – минем әни» дип, туган икәнеңне раслап йөрергә кирәк. Әнинең исеме – бер төрле, ә  баланың таныклыгында – икенче. Өлкәннәргә бик авыр. Үземнең тәҗрибәдә дә шундый очрак булды. Иптәшемнең отчествосы – Дагфранович, абыйсыныкы – Загфранович. Менә хәзер ничек язарга да белмибез.

Лилия Гусманова,  Әгерҗе районы ЗАГС бүлегенең элеккеге начальнигы:

– Мин ЗАГСта 20 ел хезмәт куйдым, ике ел элек лаеклы ялга чыктым. Исем-фамилияләрдә хаталар китүнең сәбәпләре төрле. Элек бит барысын да кулдан язганнар. Архив документларын актарганда, әллә нинди бормалы язуларны укырга туры килә иде. «А»мы ул, «я»мы, «о»мы яки «ы»мы?  Аны бит  баш ватып, уйлап утырырга кирәк. Кайберләрен һич танып булмый. Хәзер компьютер булгач,  хаталар азайды.

Гадәттә исем-фамилияләрдәге ялгышлар Татарстаннан читтә яшәүче татарларның документларында киткән. Ул кешеләр я Мари Эл, Чувашия, Удмуртия республикаларында, я Волгоград, Владивостокта  туган. Аларга әти-әниләре саф татар исемнәре бирергә тырышкан, әмма таныклыкка язучылар аның мәгънәсен аңламаган. Татар исем-фамилияләре аларга ят кебек тоелган. Хаталар узган гасырның 30–40–60 нчы елларында еш киткән. Күбесе – ЗАГСларда һәм авыл советларында эшләүчеләр хатасы. Халык аларның белеменә ышанган. Шуңа күрә үз фикерен әйтергә кыенсынган. Бәлкем,  гаиләдә биш-алты бала булгандыр. Балалары, оныклары шул хаталы документ белән йөргән. «Дөрес булмаса булмас, без шулай яшәдек һәм яшибез», – диючеләр бар. Әмма барыбер бер очы чыга бит аның. Милек проблемалары туганда, әби-бабайлар ЗАГСка ярдәм сорап килә. Без хәл итә алмыйбыз, судка барыгыз, дип аңлата идек. Алар шаккатып карап тора. Кассадан киткәндә, акчагызны ничек саныйсыз,  язуны да нәкъ шулай укырга кирәк. Исем, фамилия, әтиегезнең исеме… Менә бу өч сүз кешене гомер буе озатып бара. Шуңа күрә һәр хәрефе дөрес булсын. Хәзер белгечләр документ нигезендә генә эшли, сүзгә карап кына язмыйлар.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү