Татарстанда күгәрчен үрчетүче бер ир-ат Грузиядән очып килгән боҗралы кошны үзенә сыендырган

Күгәрчен Чаллыдагы бер подъездга очып кергән.

Чаллыда яшәүче Айгөл исемле ханым яши торган подъездга аягына боҗра кидертелгән күгәрчен очып кергән. Каурыйлы кунак беркая да очып китәргә җыенмавы белән игътибарны җәлеп иткән. Ханым, аптырап, күгәрчен үрчетүчене табу нияте белән “Челнинские известия” газетасына мөрәҗәгать иткән.
Басма хезмәткәрләре Айгөл ханымны күгәрченнәр үрчетүче Әнәс Шәрәфетдинов белән таныштырган. Күгәрчен затлы – Чили токымлы булып чыккан. Бу токым Россия территориясендә киң таралса да, Әзербәйҗан һәм Грузиядә күбрәк үрчегән икән.
Шулай итеп, Грузиянең каурыйлы кунагы Әнәснең күгәрченнәре янында үзенә җайлы гына урын тапкан.


Фикер өстәү