Арча апайлары: “Безгә дога гына ярдәм итә алачак”

Арча районының Ташкичү авылында яшәүче Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсүмованың махсус хәрби операция зонасына барасын белгәч, башта алар өчен борчылып та куйган идем. Ике хатын-кыз ничек шулай ерак юлга чыгып китәр дип тә уйладым. Газетабызда язмышы бәян ителгән Гөлфия апа белән элемтәгә кергәч, ул волонтерлар белән бергә барасын әйтте. Исән-сау йөреп кайткач, язарсыз әле дигән иде.

– Бик тетрәнеп кайттык. Монда җәннәттә икән без.Тормышка шөкер итәргә, тәүбәгә килергә кирәк безгә. Бары тик шул вакытта гына илгә тынчылык килер дип уйлыйм, – ди ул.
Алар Тәнзилә апа белән Донецк, Луганск, Лисичанск шәһәрләрендә булганнар. Госпитальдә ятучы егетләрнең хәлләрен белгәннәр. Гөлфия апа ул очрашуларны күңеле тулып сөйли.
– Аларга ярдәм бик кирәк икән. Одеял-мендәрләр, урын-җир комплектлары, чиста итеп юылган простынялар да җибәрсәгез иде. Яраларын бәйләргә дә чүпрәкләр җитми, ди. Яралы егетләргә киемнәр дә кирәк. Аларны күргәч бөтенләй күңел тулды. Кемнеңдер газиз балалары бит, – ди Гөлфия апа. – Госпитальдәге егетләр гармун тавышын сагындык диләр. Алар сорагач җырлап та күрсәттек. Кушылып җырладылар да.
Гөлфия апа әйтүенчә, алар белән волонтер егетләр дә йөргән. Алар һәр күчтәнәчне урынына кадәр илтеп тапшыра икән. Аларны яралы егетләргә ярдәм кирәклеге бик борчыган. Шуларга ничек тә булышасы иде, ди ул.
Госпитальгә ярдәм итәргә теләүчеләр Казан шәһренең Мәскәү урамы ()Московская) 15 а адресы буенча кирәк-яраклар китерә ала.


Фикер өстәү