Владимир Путин Россия үсешендә транспорт өлкәсенең бик мөһим булуын әйткән

Президент Владимир Путин Россиядә яшәүчеләрне транспорт хезмәткәрләре көне белән котлавында транспорт тармагының Россия төбәкләре үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үткән.

Аның әйтүенчә, транспорт комплексы икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүгә, халыкның тормышын яхшыртуга хезмәт итә. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, тармактагы миллионнарча хезмәткәр үз эшен яхшы белә һәм бөтен барлыгын биреп хезмәт куя.

Владимир Путин моны инфраструктураны яңарту, пассажирлар, чит илләрдән йөкләр ташуның өметле юнәлешләрен булдыру бурычларын хәл кылу өчен иң мөһиме буларак бәяләгән.


Фикер өстәү