Депутатлар 23 ноябрьдә җыела

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 23 ноябрьдә узачак. Мондый карар парламент президиумы утырышында кабул ителде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов уздырды.

Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра. Көн тәртибенә кертелгән республика законнары проектларының алтысы – беренче укылышта, дүртесе икенче укылышта каралачак.

Икенче укылышка 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары әзерләнгән. Республика бюджеты турындагы закон проектына 200 төзәтмә тәкъдим ителгән, соңрак фикер алышу барышында аларның 17се авторлары тарафыннан кире алынган. Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектына 10 төзәтмә тәкъдим ителгән.
Гражданнарны патриотик тәрбияләү турында, Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары да икенче укылышта каралачак.
«Хөкүмәт сәгате»ндә Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе  Эдуард Вафин башкарган эшләре турында хисап тотачак.

 

 


Фикер өстәү