Бөрсет елгасы төбеннән 65 мең кубометр чүп-чар чыгарганнар

Татарстанда елгаларны чистарту дәвам итә. Мамадыш районындагы Бөрсет елгасы төбеннән 65 мең кубометр чүп-чар чыгарганнар. Әлеге эшләр “Экология” илкүләм проектының “Уникаль сулыкларны саклау” федераль проекты кысаларында башкарыла. Елганы чистарту өчен федераль бюджеттан 113,2 миллион сум акча бүленеп бирелгән.

– Әлеге елганы чистартып без су агымын арттырдык. Елганың тирә-ягы да, эче дә суүсемнәр белән тулган иде. Су эченнән агачларга кадәр чыкты. Экологлар ярдәме белән 7 чакрым яр буе, 24 гектар мәйданда елга чистарды, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский.
Елгадан ниләр генә чыкмаган! Инженер-техник Станислав Максимов бу хакта шаккатып сөйли. Алар берничә “КамАЗ” машина тәгәрмәче, иске галошлар, бетон плитәләр һәм баганалар чыгарып ташлыйлар. Елганы чистарткач, су төбендәге еллар буе җыелып яткан ләмне дә алалар. Шуннан соң биредә су артып китә, берничә җирдән чишмәләр агып чыга. Су чистаргач, елгада балыклар да күбәеп китә.

– Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән “Уникаль сулыкларны саклау” федераль программасы 2025 елдан елгаларын чистарту буенча берләшкән федераль проектка кертеләчәк. Димәк, без әле тагын бик күп елгаларын чистартып, алардагы суларны саклап калачакбыз, –ди Егор Тарнавский.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү