Гүзәл Идрисова: «Кирәк җирдә тавыш та күтәрәсең»

22 ноябрь Уллар көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми көн булып, дәүләт күләмендә бәйрәм ителмәсә дә, балаларга карата булган игътибарны тагын да арттыру өчен менә дигән мөмкинлек бу. Без дә, бәйрәм алдыннан, ир бала тәрбияләүчеләрдән бәгырь җимешләре турында сораштырдык.

 

Гүзәл ИДРИСОВА, Татарстанның атказанган артисты (3 малай):

– Улларыма мин бик таләпчән әни. Ир-ат нәрсәдер эшләр өчен хатын-кызны көтеп утырырга тиеш түгел. Иң гадәти нәрсәләрне дә ул үзе башкара белергә тиеш. Шул ук пөхтәлек, чисталык мәсьәләсендә дә: чәч-башлары чиста булсын, вак-төяк киемнәрен үзләре юа белсен. Гигиена буенча бик таләпчәнмен. Өйдәге чисталык мәсьәләсендә дә шулай. «Бу – хатын-кыз эше» дигән эш бүлү юк. Кирәк икән, ашарга да пешерә белсеннәр, идәнен дә сөртеп алсыннар. Бу тормышта мөстәкыйль булу кирәк. Шуны таләп итәм дә. Олыларга карата ихтирамлы булыгыз, дип өйрәтәбез.

Малайлар гына тәрбияләү, әлбәттә, холкыма тәэсир итә. Тормышка бөтенләй башкача карыйсың. Бәлки, кыз бала үстергән кеше йомшаграктыр. «Мама троих детей – это спецназ» дигән сүз бар бит әле. Мин аның белән бик килешәм. Дөрестән дә, кирәк җирдә тавыш күтәрергә дә туры килә, чөнки ул өч малай сине һәрвакыт ишетеп бетерми.

Китаплар да укыйм, интернеттан да мәгълүмат алам, күпбалалы әниләр белән дә аралашам. Шул төрле тәҗрибәләрне кушып, үземә хас тәрбия алымнарын китереп чыгарам.

Малайларымның кечкенәсе миңа охшаган, дип уйлыйм. Белемгә омтыла, бик тыныч, һәр нәрсәне үлчәп, уйлап эшли ул. Олысының чиста-пөхтә булуы – миннән, кыюлыгы – атасыннан. Өйдә тәртип булдырырга ярата. Чисталыкка мөкиббән инде менә! Безне сүгеп тә ала кайчак. Арттан җыештырып та йөри. Уртанчы балабыз хезмәт сөючән. Эшне башлый икән, аны азагына кадәр башкармыйча туктамый. Бу сыйфат та миннәндер. Шук ул. Техника белән кызыксына. Монысы инде әтисеннән киләдер.

 

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү