Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә «Озон» тарату үзәген ачуда катнашты

Онлайн сатып алулар белән дус булучыларга сөенче: «Озон» маркетплейсыннан заказ белән китерелә торган товарлар хуҗасына тагын да тизрәк киләчәк. Яшел Үзәндә «Озон» тарату үзәгенең икенче чираты ачылды. Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Үзәкнең мөмкинлекләренә күз салыйк. Логоүзәк төзелеше белән, товарларны саклау мәйданчыгы икеләтә артачак (23 мең квадрат метрдан 43кә җитәчәк). Үзәктә 10 млн товарны урнаштырырга мөмкин булачак. Барлыгы 2 меңләп кешегә яңа эш урыны булачак.

Яшел Үзәннән көн саен 200 меңләп посылка (345 меңгә дә җитә) җибәрелә. Икенче чиратны ачудан тыш, үзәкнең өченчесен дә төзү бара. Анысы да кулланылышка тапшырылган объектның мәйданы 84 мең квадрат метрга җитәчәк.

Татарстан территориясендә тормышка ашырылган проектлар өчен Рөстәм Миңнеханов «Озон» компаниясенә рәхмәтен җиткерде.

– Бүген мөһим көн – «Озон»ның икенче тарату үзәген ачабыз. Татарстанда электрон сәүдә үсеше бик зур, моның белән бергә клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфаты да арта. 8 меңләп татарстанлы үз продукциясен «Озон» аша сата, – диде Татарстан Рәисе.

«Озон»ның идарәче директоры Сергей Беляков Татарстанны бизнес белән җитәкчелекнең аңлашып эшләү үрнәге дип атады.

– Мондый уңышлы хезмәттәшлек бәрабәренә респбуликада сатучылар да, заказны кулланучыга тапшыру пунктларын ачучылар да икеләтә арта. Без эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсендә төбәкнең алдынгы карашын ихтирам итәбез, шуңа күрә кече һәм урта бизнеска ярдәмне арттырабыз. Республикада инде 1 меңнән артык заказ тапшыру пунктлары эшли, – диде ул.

СҮЗ УҢАЕННАН

2023 елның тугыз ае йомгаклары буенча, үз товарларын маркетплейсларда сатучы татарстанлылар саны 55 мең 919га җиткән (үсеш +35 процент). Башкача әйткәндә, бу Татарстанда теркәлгән юридик затларның һәм үзмәшгульләрнең 12 проценты. Беренчел фаразлар буенча, аларның кереме 46 млрд сумны тәшкил иткән.


Фикер өстәү