Россиядә кулланылышка тапшырылган торак күләме арткан

Россиядә кулланылышка тапшырылган торак күләме арткан. Бу хакта Россия Премьер-министры Марат Хөснуллин үзенең «Телеграм» каналында язган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 2022  елның соңгы тугыз аенда, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, кулланылышка тапшырылган торак күләме 21 процентка, ягъни 75,9 млн квадрат метрга арткан. «Әлеге саннар ел азагында  2021 нче елгы нәтиҗәләрне узып китеп, яңа рекорд кую мөмкинлегенә өметләндерә», – дигән ул. Татарстанда сентябрь башында кулланылышка тапшырылган торак күләме 2,5 млн квадрат метрга җиткән. Бу – еллык планның 91 проценты.


Фикер өстәү