Минтимер Шәймиевтан Татарстан Милли китапханәсенә бүләк — шәхси фондыннан 4 000 китап

Китап һәм аның әһәмияте турында ешрак сөйләшергә кирәк. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев китапханә фондларына багышланган халыкара конференцияне әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрде. Ә чара башланыр алдыннан Татарстан Милли китапханәсенә шәхси фондыннан дүрт меңләп китап бүләк итте.

Гади китаплар гына түгел алар. Һәркайсы – үзе бер тарих. Шул китаплардан җыелган күргәзмә белән таныштырганда, Минтимер Шәймиев хатирәләрен яңартты. Аларның барысы диярлек авторы яки бүләк итүчесе тарафыннан имзаланган. Китапларның беренче битләрендә шагыйрә Белла Әхмәдуллина, шахматчы Анатолий Карпов, космонавт Алексей Леонов, волейболчы Екатерина Гамова, язучылар Чыңгыз Айтматов һәм Олжас Сөләйманов кебек шәхесләрнең Татарстанның Беренче Президентына багышлап язган җылы сүзләре дә урын алган. Теләгән һәр кешенең, Милли китапханәгә килеп, бу китаплар белән танышу мөмкинлеге бар. Якын киләчәктә  бу исемлекне тагын бер мең китап тулыландырачак, дип вәгъдә бирде Минтимер Шәймиев.

Бу китапларны ул «Бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең китаплар сакланышын тәэмин итүдә фонд саклаучылар белән хезмәттәшлеге» дип аталган халыкара конференция алдыннан тапшырды. Ике көнлек чарада китапханә, музей, архив, фәнни-тикшеренү, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре китап саклау белән бәйле проблемалар турында фикер алышты.

– Моңарчы без матди мирасыбызны кайгырттык. Шәһәр кадәр шәһәрләр торгыздык. Борынгы шәһәрләребезнең кыйммәтен ЮНЕСКО да таныды. Инде хәзер рухи кыйммәтләребез турында уйлар, рухыбызны кайгыртыр чак җитте. Безгә китаплар һәм аларның әһәмияте турында ешрак сөйләшергә кирәк. Чөнки алар – күренекле галимнәрнең, фәлсәфәчеләрнең, әдәбиятчыларның белем чыганагы, хезмәтләре, киләчәккә мирас итеп калдырган ядкарьләре, – диде Минтимер Шәймиев, катнашучыларны сәламләп. –  Мәктәптә укыганда район үзәгендә урнашкан китапханәдәге бөтен китапны укып бетергәнем хәтердә. Безнең авылдан чакрым ярым гына ераклыкта иде ул. Күз ачкысыз буранда да шунда чаба идек. Гомумән, китапханәләр кеше язмышында зур роль уйнады һәм уйнаячак та.

Конференциянең максат-бурычлары турында Россия Дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда сөйләде.

– Дәүләт инде күп еллар буе китапханәләргә һәм китапханә фондларының сакланышына ярдәм итеп килә. Бу эшнең чын мәгънәсендә дәүләтнең мөһим бурычына әйләнүе сөендерә, әлбәттә. Ләкин мәдәниятнең бу тармагы җәмгыять, хакимият, бизнесның да ярдәмен таләп итә. Миңа калса, әлеге конференциянең темасы гаять актуаль. Соңгы арада без бизнес, сәяси эшлеклеләр тарафыннан игътибарның артуын күрәбез. Бу өлкәдәге тәҗрибәбез, уңышлы алымнар турында башкаларга да сөйләр вакыт җитте. Китапханәләр бизнес, хакимият һәм җәмгыять белән берлектә эшләгән очракта гына без мәдәни мирасыбызны киләчәк буынга тапшыра алачакбыз, – диде ул.

САН

Хәзерге вакытта Россия төбәкләре фондларында 12 миллионнан артык сирәк китап һәм документ саклана. Шуларның өч миллионнан артыгын яңартырга (реставрацияләргә) кирәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү