Илшат Нуриев: «Бездә тырыш халык яши»

Әдәбиятка биргән мәшһүр шәхесләре белән генә түгел, тырыш халкы белән дә данлыклы бу район. Авыл хуҗалыгы ягыннан да иң алдынгыларның берсе ул. Сүзебез – Тукай Ватаны ­– Арча районы турында. Район бүген ничек яши? Халкын ниләр борчый? Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән шул хакта сөйләштек.

– Cөйләшүебезне сөенечле вакыйгадан башлыйсы килә. Күптән түгел сезнең район муниципаль берәмлекләре арасында узган бәйгедә «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Нинди хисләр кичерәсез? Моңа ничек ирештегез?

– Бөтен команда, халыкның бердәм булып эшләве нәтиҗәсе бу. Бүген безнең һәр авыл җирлегендә бик күп мәдәни чаралар үтә. Һәр авыл җирлеге башлыгы: «Бездә тырыш халык яши», – дип горурланып әйтә ала. Бу, дөрестән дә, шулай. Гомумән, безнең татар халкы тырыш бит ул. Арча гомер-гомергә Казан арты төбәге дип йөртелә. Халкыбызның бик күп алдынгы карашлы кешеләре, байлары, зыялылары шушы яклардан, танылган язучыларыбыз гына да йөздән Шәхесләребезне дә кушып санасаң, аларның саны 300дән арта. Бездә тормыш дәрәҗәсе югары дибез икән, бу халкыбызның булдыклы, укымышлы, бердәм булуы белән бәйле дип уйлыйм. Ә инде республикабызның мәдәни башкаласы дип танылуга килгәндә, без җиңүне сорап йөрмәдек, куанычлы хәбәрне соңгы көнне генә ишеттек. Бу бәйгедә гран-при алубызны бөтен район халкына бирелгән бик зур бәя, дәрәҗә дип саныйм. Хәзер инде шушы дәрәҗәне югары тотарга да кирәк.

– Арчага турист буларак кайткан кеше нәрсәләрне күреп китәргә тиеш?

– Без Яңа Кырлай авылын бик зур парк дәрәҗәсенә җиткереп, үстерергә җыенабыз. Ниятләрне тормышка ашыра башладык инде. Хәзерге вакытта анда күлләр чистартыла, яңа басмалар, яңа парк, язучылар аллеясе, яңа тротуарлар пәйда булачак. Районга эшлекле сәфәренең берсендә Рәисебез: «Һәр татар Кырлайда булып кайтырга тиеш», – дигән иде. Кырлай музей комплексы бүген дә уңышлы гына эшләп килә. Анда ял итә торган урыннар да бар. Арчаның үзендә дә музейлар бик күп. Татарстандагы бердәнбер Әлифба музее да бездә эшләп килә. Арчаның «Казан арты», әдәбият музейлары да бик яхшы эшли. Авылларда да музейларыбыз бик күп. Татарстан Республикасы   Рәисе каршындагы татар телен саклау hәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улы ярдәме  белән Курсави укыткан мәдрәсәне төзекләндереп, анда да музей ачарга җыенабыз. Шәһәребез кечкенә генә булса да, бар нәрсә сыйган. Бик матур стадионыбыз, аның янында Казансу паркыбыз бар. Шәһәрнең үзендә генә дә, тулы бер программа төзеп, көн буе йөреп чыгарлык матур урыннарыбыз күп. Тамак ялгап чыгарга хәләл кафе да, ресторан да бар. Читтән килүчеләр өчен кунакханәләр эшли.

– Шулай да шәхсән үзегез районга туристларны җәлеп итү дәрәҗәсеннән канәгатьме?

– Кызганыч, канәгать түгел. Әлегә глэмпинг юнәлешендә эшләргә эшмәкәрләр таба алмыйбыз. Районга кунакка килгән кешеләр өчен кызыклы маршрутларны ишәйтергә кирәк. Эшләгән эшләребез дә шактый. Безнең Яңа Кырлай авылында Кыш бабай резиденциясе бар. Районга килгән туристлар саны ике тапкыр артты. Мин эшкә килгән генә чорда Арчага елына 25 мең чамасы турист килә иде, хәзер ул 60 меңгә җитте. Ашыйм дигән кешегә, әйткәнемчә, тамак ялгар урыннар да, кунып китәр җирләр дә бар. Үз чиратыбызда районыбызда яшәүче халкыбызга да яшәр өчен барлык мөмкинлекләрне дә эшләргә тырышабыз. Менә шуны эшләр идем дип зурдан кубып әйтерлек эш тә юк хәзер, дөресен әйткәндә. Кәче авылына күпер, Күпербаш, Кылачы, Урта Сәрдә, Өчиле авылларына юл саласы бар. Берничә авылга мәдәният йорты кирәк. Дөрес, алар янәшәсендәге авылларда клублар эшли үзе. Халкыбызга, яшьләргә мөмкинлекләр тудырылып тора. Тик туристлар өчен бөтен шартлар бар дип мактана алмыйбыз әлегә. Шул ук Тукайның туган җире – Кушлавыч авылына да туристлар аз килә әле.

– Сез үзегез дә – хакимияткә эшмәкәрлек тармагыннан килгән кеше. Районда эшмәкәрлек үсеше өчен җитәрлек шартлар тудыра аласызмы?

– Шартлар начар димәс идем. Бүген эшлим дигән кешегә нинди генә программа, нинди генә грантлар юк. Күптән түгел сәнәгать паркы булдырдык. Анда алты резидентыбыз эшли. Әмма районыбызның бер бәласе бар – без Казанга якын. Шул сәбәпле, азрак күзе ачык кеше Казанга китәргә тырыша. Үз хезмәте белән калада күбрәк акча эшли ала бит ул.

– Авыл хуҗалыгы районы дисәк тә, Арча – барыбер шәһәр. Җитештерү предприятиеләре бүген ни хәлдә?

– Әйткәнемчә, күптән түгел ачылган сәнәгать паркында алты резидент эшли. Анда Россия буенча иң яхшы комбиазык заводларының берсен ачтык. Шунда ук балалар ризыклары әзерли торган оешма да эшләп килә. Күптән түгел алар сафына торт пешерүче инвесторыбыз да кушылды. Бүген анда эш гөрли. Сәнәгать паркына тагын өч резидент кушылырга җыена. Әмма бу мәсьәләдә бер проблема бар. Районыбызда, кызганычка каршы, эшче куллар җитешми. Кая барма: «Ник эш урыннары булдырмыйсыз?» – дип сорыйлар. Булдыргач, эшләргә кешебез юк. Бүген районда йөк бушатучыдан башлап, сатучы, хисапчы, юристка кадәр – барысы да кирәк. Табибларга да кытлык. Бу яктан, кызганыч, «кызыл зона»да йөрибез. Районда уртача хезмәт хакы – 43 мең сум чамасы.

– Арча – авыл хуҗалыгы буенча алдынгы районнарның берсе. Быелгы кырыс шартлар нинди нәтиҗәләр бирде?

– Ашлык күләме буенча беренче өчлектән төшкән юк, быел да өченче урында булдык. 160 мең тонна ашлык җыеп ала алдык. Узган ел 220 мең тонна җыеп, беренче урында идек. Игенчелек буенча начар эшләмибез. Республикадагы иң яхшы терлекчелек комплексларының берсе – безнең «Яңарыш» агрофирмасында. Анда әле генә бөтенрәсәй семинары уздырдык. «Северный» агрофирмасында да республикадагы иң зур сөт комплексларының берсен салырга җыенабыз. Терлек азыгы әзерләү буенча да начар эшләмәдек быел, тиешле күләмдә сыйфатлы азык әзерли алдык. «Казанка» агрофирмасында 300 баш терлеккә исәпләнгән комплекс салынды. Шәхси хуҗалыкларда да маллар саны ул кадәр кимемәде. Малларын бетерүчеләр моның сәбәбен сөт бәясе төшү белән аңлата. Аннары авыл халкы да картая бит. Яшьләр китә, өлкәннәр сыер асрый алмый. Һәр нәрсә шул башкалага якын булуга барып тоташа.

– Арчага чит төбәкләрдән күчеп килүчеләр күпме?

– Күп дип әйтерлек булмаса да, бар. Бөгелмәдән, Лениногорскидан күчеп килгән гаиләләрне беләм. Безнең районны яшәү өчен уңайлы диючеләр арта  барыр дип уйлыйм.

– Сез тыелган челтәрдә халык белән даими рәвештә туры эфирлар уздырдыгыз. Ул яктан иң ачык район башлыкларының берсе идегез. Соңгы вакытта андый аралашуларыгыз нинди форматка күчте?

– «ВКонтакте» челтәрендә дә еш язалар. Аларның барысын да үзем укып барам һәм халык соравын, халык үтенечен җаваплы кешеләргә юллыйм. Кешенең бер генә гозере дә игътибарсыз калмый.

– Ун елга якын шушы вазыйфада эшлисез. Нәрсә өчен рәхмәт сүзләре ишетәсез?

– Кайбер кеше үзенең проблемасын хәл иткән өчен рәхмәт әйтә. Авылларыбызга салдырылган социаль әһәмиятле биналар, юллар өчен рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Әйтмәүчеләр дә очрый. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый бит инде ул… Кешене игътибар белән тыңлап, җавабыңны бирергә кирәк. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борып җибәргәнем юк. Барысын да тыңларга, аңларга тырышам.

– Сезнең белән шактый катлаулы вазгыятьтә очраштык. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм сездә ничек оештырылган? Нинди өстәмә ярдәм чаралары бар?

– 200дән артыграк егетебез мобилизация һәм контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Һәр гаилә белән элемтәдә торырга тырышабыз. Авыл җирлеге башлыгыннан тыш, һәр гаиләгә администрациядән берәр хезмәткәр яки депутат җаваплы итеп куелган. 32 гаилә шәхсән үземнең карамакта. Мин алар белән һәрдаим элемтәдә торам. Сораулар туса, хәл итәргә тырышам. Нинди ярдәм кирәк булса, кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Егетләргә гуманитар ярдәм җыю эше дә яхшы оештырылган. Булышабыз дип торган аерым оешмаларыбызның күп булуы бик мөhим hәм шатлыклы.

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү