42 яшьлек хатын-кыз коега төшеп һәлак булган

Кичә Башкортстанның ашыгыч хезмәтләренә Тәтешле районы Мәнәгәз авылында бәхетсезлек очрагына бәйле хәбәр килгән. 1981 елда туган хатын-кызның 10 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе мәгълүм булган. Бу хакта “bash.news” яза.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, хатын-кызның мәетен 3,5 сәгать узганнан соң гына коедан тартып чыгарганнар. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, бу коеда инде моңа кадәр дә фаҗигаләр булгалаган. Узган елда анда өлкән яшьтәге 2 кеше егылып һәлак булган.
Килеп туган хәлнең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү