Гөлүсә Батталова: «Алар белән дөньяга ир-егетләрчә карарга өйрәнәм»

22 ноябрь Уллар көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми көн булып, дәүләт күләмендә бәйрәм ителмәсә дә, балаларга карата булган игътибарны тагын да арттыру өчен менә дигән мөмкинлек бу. Без дә, бәйрәм алдыннан, ир бала тәрбияләүчеләрдән бәгырь җимешләре турында сораштырдык.

Бер кыз, ике малай әнисе, шагыйрә Гөлүсә БАТТАЛОВА:

– Улларымны бик яратам, аларның үсешенә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Шул ук вакытта кайбер урыннарда шактый таләпчәнмен дә кебек. Улларымның серләрен саклардай, уртаклашасы килгән сүзләрен тыңлардай әни булырга омтылам. Һәр хәлдә, үземне шулай итеп тәрбиялим.

Малайлар үстерү холкыма тәэсир итмәде. Ир балаларның үсешен, үзгәрүләрен күзәтү кызык. Аларның дөньяга карашы да, дөньяны танып белүләре дә башка төрле. Аллаһы Тәгаләгә шундый балалар биргәне өчен рәхмәтлемен! Алар белән бергә дөньяга ир-егетләрчә карарга өйрәнәм.

Холык буенча иремнән дә, миннән дә күпмедер дәрәҗәдә барлык сыйфатларны җыйган алар. Иң матурларын, иң күркәмнәрен алганнардыр дип өметләнәм инде. Үзеңнең, иреңнең билгеле бер чалымнарын балаларда күрү – могҗиза. Алар, бездән туган булсалар да, аерым бер кеше, мөстәкыйль шәхес, алар үз язмышын яши.


Фикер өстәү