Укымаска түгел укырга: өтер кайсы урында?

Бар дөнья уч төбендә. Туры мәгънәсендә. Мәгълүматка ия булуның иң җиңел ысуллары бар хәзер кешедә. Әмма сайлый беләбезме соң? Ни өчен кеше уйларга теләми? Баш миенең кирәксәкирәкмәсә дә бик күп күләмдә мәгълүмат «ашавы» нәрсәсе белән куркыныч? Уйлануларыбыз шул хакта булыр.

Төпсез диңгез

Казанда техниканы арендага бирү оешмасында җитәкче ярдәмчесе булып эшләүче Алисә Закирова бернинди дә иҗтимагый-сәяси төрдәге мәгълүмат каналларына язылмаган. Андый яңалыкларны махсус эзләп тә утырмый. Социаль челтәрләрендәге чатлары да бары тик дус-иш һәм эш буенча аралашулар өчен генә.

– Ул-бу булса, бу хакта хәбәрне дусларым җибәрә. Йә эштәгеләрдән ишетәм. Хәзерге заманда нәрсәне дә булса белмичә калу мөмкин түгел. Урамда булса да, ишетәсең. Бөтен нәрсәне белергә омтылмыйм да. Телевизор карамыйм, социаль челтәрләрдә дә яңа законнар, криминал, артистлар тормышына бәйле хәбәрләр укымыйм. Үземнең кызыксынуларыма бәйле каналларга, төркемнәргә язылдым. Шул җитә. Эштән арып кайткач, шуларны бер күз йөртеп чыксам, күңел була, – ди ул. – Туганнар, әти-әниләр кайчагында төрле мәгълүмат чараларыннан күреп, берәр нинди хәбәр җибәрә. Алар аның баш исеменә генә алдана. Шуны укый да бетте. Төбенә төшеп тору юк. «Килде-китте хәбәрләр җибәрмәгез, башта мәгълүматны тикшереге», – дип ничә тапкыр әйттем инде. Моның өчен кешенең аңын тамырдан үзгәртергә кирәк шул.

Ә менә азык-төлек юнәлешендә хезмәт күрсәтүче Булатның иртәсе яңалыклар укудан башлана.

– Ил-көн вакыйгалары, дөнья күләмендәге хәлләр турында язучы мәгълүмат чыганакларыннан башка яши алмыйм, дисәм, дөрес булыр. Укуга, аны кемгәдер җибәрәсе, уртаклашасы килә. Әмма моның барысына да ошамаганын беләм, – ди ул. – Хәзер күпләр өчен блогерлар фикере бик мөһим. Монысын бик үк хупламыйм. Чөнки алар реклама, бартер, акча өчен теләсә нәрсә сөйләргә мөмкин. Аларны тыңлап ышанучылар һәм алданучылар да бар. Андый очраклар күп булды бит инде. Беркатлылык безнең кандадыр инде ул.

Ни өчен без теләсә нинди мәгълүматка ышанабыз? Ашлыкны кибәктән аерырга кем өйрәтер? Блогер Ринат Галиәхмәтовның фикерен сораштык.

– Якын кешеләрем арасында да андыйлар бар. Әйтик, берәр нинди мәгълүмат җибәрәләр, ди. «Тикшердегезме?» – дип сорыйм. «Ә ничек аны тикшерергә?» – диләр. Моннан тыш тагын берничә, кимендә 5–6 чыганактан, бу мәгълүматның дөреслеккә туры килү-килмәвен ачыкларга кирәк, – ди Ринат. – Бер җирдән генә мәгълүмат алып туктап калу дөрес түгел. Хәзер ялган хәбәрләр заманасы. Ясалма интеллект та – үсештә. Бәлки, ул фейк-фото, фейк-видео, фейк-хәбәрдер, уйлап табылгандыр? Әмма тикшереп утыручылар бик сирәк.

Көчле корал

Социаль челтәрләрне үз файдасына кулланучылар да бар, билгеле. Яңалыклар, кызык-мызыклар укып-карап утыру гына түгел инде бу, җәмәгать! Халык белән элемтә кору, бәлки әле ерагая барган араларны якынайту да. Мондый эшне түрәләр башкарса, аеруча күңелле.

Исегездә булса, Төбәк белән идарә итү үзәге (ЦУР) белгечләре халык белән социаль челтәрләрдә актив аралашкан, интернет челтәрен үзенең эшендә кулланган район башлыклары рейтингын төзегән иде. Иң яхшылар рәтенә Буа районы җитәкчесе дә керде. Аның өчен социаль челтәрләр һәм андагы мәгълүмат нәрсә икән?

– Социаль челтәрләр – диалог мәйданы һәм эшебездәге көчле корал. «Кышын подъезд ишеге боз белән каплана» дигән вак-төяк көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен, мәсәлән. Вак-төяк булса да, ул бит кешеләрнең тормыш сыйфатына җитди йогынты ясый, – ди район җитәкчесе Ранис Камартдинов. – Социаль челтәрләрдә без тиз арада белергә тиешле проблемаларга юлыгабыз. Әлбәттә, элеккечә халык белән очрашулар да уза. Әмма килеп чыккан хәл турында хәбәр итүнең оперативлыгы, аңа җавап бирү тизлеге ягыннан социаль челтәрләр әлегә барлык башка аралашу ысулларыннан өстен тора. Шул рәвешле мәсьәләне баштан ук хәл итеп була. Сирәк булса да, шәхси контент белән дә уртаклашам. Бу да кеше белән аралашу, фикерләшү өчен нигез бит. Социаль челтәрләр «социаль» дигән исемен аклый: кешеләрне берләштерә һәм якынайта ул.

Сайлый бел!

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да үзенең шәхси сәхифәсендә «мәгълүмати бирәнлек» (цифровое обжорство) мәсьәләсен күтәрде.

– Иң актуаль вакыйгалар һәм яңалыклар белән танышырга тырышучылар өчен ышанычсыз чыганаклар бәла булырга мөмкин. Бигрәк тә алар сыйфатлы, файдалы эчтәлектәгеләрен капларга тырышса. Яңалыклар тасмасында күргән мәгълүматны иләк аша уздырырга өйрәнергә һәм сезгә файда китермәстәй фикер йөртүләрдән ераграк торырга өйрәнергә кирәк, – ди министр. – Минем киңәшем шул: кабул итә торган мәгълүматның сыйфатын беренче урынга куегыз. Язмаларның һәм авторларның абруена игътибар итегез. Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар. Берәү дә, моны кара, тегене укы, дип мәҗбүр итми. Социаль челтәрләрдә дуслык ике яклы булырга тиеш. Без бит аралашканда аралашасы килгән кешене сайлыйбыз. Шуңа күрә, социаль челтәрләрдә узган вакытыбыз файдалы һәм кызыклы булсын өчен, сыйфатлы эчтәлектәге контентка өстенлек бирегез. Таләпчән булыгыз.

Мәгълүмати «диета»

Кирәк дип тоелган, әмма асылда мәгънәсез мәгълүматтан һәрвакыт хәбәрдар булу өчен сарыф ителгән вакытны исәпләп карасак, гаҗәпләнер идек. Шуңа күрә белгечләр әллә нигә бер булса да «диета» тотарга кирәклеген искәртә.

  1. Мәгълүматны «монысы эш өчен», «монысы ял өчен» дип бүлеп карау дөрес булыр. Моның өчен хәтта социаль челтәрләрдә берничә төрле шәхси бит ясарга мөмкин.
  2. Файда китерерлек мәгълүматка өстенлек бирегез. Ашаган ризыгыбыз организмга ничек тәэсир итә, кулланган мәгълүмат та кешенең физик һәм психик халәтенә шулай йогынты ясый.
  3. Үз-үзегезгә сораулар бирегез. «Нинди максаттан?», «Бу миңа нәрсә бирәчәк?», «Бу дөреслеккә туры киләме?», «Бу бердәнбер чыганакмы?», «Әлеге мәгълүмат миңа тормышта кирәк булачакмы?»
  4. 4. Әллә нигә бер булса да үзегез өчен «мәгълүматсыз бер көн» оештырыгыз.
  5. 5. Сайт, социаль челтәрләр, телевидение… Мәгълүмат ташкынында югалып калмас өчен, кабул ителә торган хәбәрне иләк аша уздыру кирәк. Хәзер гаджетларга махсус фильтр куеп була. Ул сезгә кирәкле булган мәгълүматны гына чыгарачак.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү