Яңа ел алдыннан кибетләрдә бәяләрнең сизелерлек артуы көтелми

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан азык-төлек бәяләренең сизелерлек артуы көтелми. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында белдергәннәр.

Ведомствода әйтүләренчә, бу чорда азык-төлек базарында ел саен ихтыяҗ арту сәбәпле азык-төлекнең кыйммәтләнүе күзәтелә.

«Шул ук вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләрнең уртача күпьеллык күрсәткечләрдән сизелерлек артуын көтми», –диелә хәбәрдә.

Министрлыкта аңлатуларынча, хәлне тотрыкландыруга җитештерү үсеше ярдәм итә. Әйтик, ит өчен эре мөгезле терлек үстерү яхшы темплар белән үсә – гыйнвар-октябрь айларында күрсәткеч 7,6 процентка артып, 890,9 мең тоннага җиткән. Нәтиҗәдә, сыер ите узган ел белән чагыштырганда 6,7 процентка кыйммәтләнгән – бу сан гомуми инфляция чикләрендә.

 


Фикер өстәү