Яман шеш авырулары килеп чыгу куркынычын киметердәй яшелчәне атап үткәннәр

Табиб, телевидение тапшыруларын алып баручы Александр Мясников яман шеш авырулары килеп чыгу куркынычын киметердәй яшелчәне атап үткән. Чөгендер бу. Андагы бетаин матдәсе шулай ук организмда тимер микъдарын арттыра, йөрәкне ныгыта һәм артык авырлыктан котылу мөмкинлеге бирә, дип яза “РИА Новости”.

“Сынаулар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бетаин көч-куәтне, мускулларны арттыруга һәм май запасын киметүгә ярдәм итә. Шулай ук бетаин нигезендә организмга хәл кертердәй дарулар җитештерелә”, – дип билгеләп үткән Мясников “Россия1” телеканалы эфиры аша.

Әмма табиб әйтүенчә, чөгендерне чи килеш – салатлар яки башка кабымлыкларга кушып ашау киңәш ителә. Пешергәндә, файдалы үзенчәлекләрен югалтырга мөмкин чөнки.

“Файдалы үзенчәлекләре күп булуга карамастан, бөерләренә таш утырудан яки оксалата тозлары хасил булуга бәйле башка төрле чирләрдән интегүчеләргә чөгендерне чамасын белеп кенә куллану киңәш ителә”, – дип белдергән белгеч.


Фикер өстәү