Буа районында яңа музей ачарга җыеналар

Буада яңа музей булачак. Яңа мәдәни бина шәһәрнең Р.Люксембург һәм Кызыл Армия урамнары киселешендә торгызыла һәм ул дөньяга танылган рәссам Бакый Урманче исемен йөртәчәк. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Район башкарма комитетының төзелеш бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бина ике катлы була. К. Маркс урамындагы музей шулай ук яңа бинага күчереләчәк.

Сүз уңаеннан, бүген Бакый Урманченың туганнары яшәгән Күл Черкене авылында аның шәхси әйберләре куелган музей-йорты эшли.

 


Фикер өстәү