Бассейнда фаҗига: күнегүләр вакытында 12 яшьлек малай һәлак булган

Җомга – 24 ноябрь көнне Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә 12 яшьлек малай йөзү буенча күнегүләргә килгән. Йөзеп йөргән бер мәлдә, иптәшләре аның судан юкка чыгуын күреп алган. Бу хакта “городКиров.ru” яза.

Бер малай, суга чумып, юк булган дустының уң кулын фильтрация тишеге суырып алганлыгын күргән. Кулны үзе генә тартып чыгарырга маташып караган. Ләкин суыру көче зур булу сәбәпле, ярдәм итә алмаган.
Коткаручы да, судан кире чыгып, фильтрны сүндерүләрен сорагач кына баланы тартып чыгарган. Ләкин бу вакытта инде йөзүче малайның йөрәге туктаган булган.

Тикшерү комитетында “Иминлек таләпләренә җавап бирмәстәй хезмәт күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.


Фикер өстәү