Рөстәм Миңнеханов: “Балалар туган телне белергә тиеш”

Ата-анага, хезмәткә һәм үз диненә мәхәббәт татарларның геннарына салынган. Балаларның туган телне белүе мөһим. Моның өчен аларга төрле яклап ярдәм итәргә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарларның эшлекле партнерлары” XVI форумы пленар утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар – татарча сөйләшә белүче кеше генә түгел. Рухыбыз белән – без барыбыз да бер үк. Без телне өйрәнүгә төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Безнең балалар туган телне белергә тиеш”, – дип басым ясап әйткән республика башлыгы.

Чарада шулай ук бүләкләр тапшыру булган. Әйтик, Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенең Йолдыз авылыннан килгән укучыларга чаңгылар бүләк иткән. “Каргансемена” акционер җәмгыяте директоры Марат Исламовка, “Березовский рудник” генераль директоры Фәрит Нәбиуллин һәм Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркаевка “Дуслык” ордены тапшырылган.


Фикер өстәү