Салымнар җыю арта, әмма…

Россия 2023 елны зур тетрәнүләрсез генә төгәлләр кебек. Финанс күрсәткечләре начар түгел, эчке тулай продукт та Украина белән конфликт алдындагы елны узып китте. Ләкин хәрби сәнәгать продукциясен җитештерү арта, гражданлык продукциясе кими. Хәрби сәнәгатькә чимал җитештерүче тармаклар да үсештә. Болар халыкның матди хәлен яхшыртмый шул.

Инфляция көчәя һәм аны авызлыклап булырга охшамаган. Моны Үзәк банк таный. Төп ставка 16 процентка җитәргә мөмкин дигән фаразлар яңгырый. Федераль салым хезмәте быел салымнарның үткән ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк җыелуын хәбәр итте. Әмма салымнар бәяләр югарырак булган саен, күбрәк җыела. Бу – аксиома, моның нәрсәсенә сөенәсең? Җитмәсә, олигарх Олег Дерепаска 2024 ел бюджетына начар нәтиҗәләр юрый: 10–12 триллион сум акча җыелмый калачак, ди. Бу – аның шәхси фикере генә, билгеле. Тик Россия икътисадында проблемалар йомгагы үсә, монысы – факт.

Федераль бюджет үзен яхшы хис итсә дә, төбәк бюджетларының бурычы кискен темплар белән арта. Гомуми әҗәт 3,153 триллион сумга җиткән инде. Бу 2022 ел ноябренә караганда 421 миллиард сумга күбрәк. Иң зур бурыч Мәскәү өлкәсенеке – 320 миллиард сум. Мәскәү 264 миллиард сумлык әҗәт туплаган, Түбән Новгород өлкәсе – 138 миллиард, Татарстан 116 миллиард сум җыйган. Төбәк хөкүмәтләре федераль үзәк белән бергәләп бу проблеманы чишәрләр, билгеле, әмма бурычларны каплау өчен безнең кесәгә дә керми калмаслар. Инфляция булышыр. Гыйнварда ук сөт продукциясенә һәм сырларга бәяләр 10 процентка күтәрелер дигән хәбәрләр бар. Сыер ите җитештерүчеләрнең Милли союзы генераль директоры Роман Костюк ит бәясенең бәйрәмнәрдә кимендә 7–10 процентка кыйммәтләнәсен фаразлый.

Быелның октябренә аяк киемнәре бәясе үткән елның шул чоры белән чагыштырганда – 25 процентка, өс киемнәренеке 21 процентка үскән. Санкцияләргә кадәрге 2021 ел октябре белән чагыштырганда аяк кимнәре – 51 процент, өс киемнәре 41 процент бәя өстәгән.

Көнбатыш безгә аяк чалу омтылышларын туктатмый. АКШ Россия нефтен «түбә бәя»дән югарырак бәягә ташучы танкерларны эзәрлекли башлады. Нәтиҗәдә ноябрьдә диңгез аша нефть ташу кискен кимеде.

                            Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү