Киләсе елда авылларда торакның 1 квадрат метры бәясе күпме буласы билгеләнде

Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елга Татарстан авылларында торакның бер квадрат метры бәясен раслады. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган карар нигезендә, киләсе елда бер квадрат метр бәясе 31,8 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татар-информ яза.

Документта искәртелгәнчә, билгеләнгән сумма «торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләрнең күләмен исәпләү өчен» кулланыла.

Әлеге карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган инде.


Фикер өстәү