Гөлназ Латыйпова: «Җәмгыятьтә кул эшләнмәләре белән кызыксыну сизелә»

Татарстанда 2024 елга республика министрлыклары бурыч-максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Әлеге бурычлар исемлегендә Татарстан районнарының үзәкләштерелгән клуб системалары базасында халык сәнгать кәсепләренең, ким дигәндә, икешәр остаханәсен ачу да бар.

Әлеге бурычның асыл-әһәмияте нидә? Бу сорауны без Татар мәдәни ресурс үзәге директорының фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча урынбасары Гөлназ Латыйповага бирдек.

— Республикабызның халык сәнгате һөнәрләре тирән тарихи тамырларга ия. Традицион технологияләрне үсеп килүче буынга тапшыру һәм саклау – иң мөһим бурычларның берсе. Хәзер җәмгыятьтә кулдан эшләнгән продукция, шул исәптән көнкүреш товарлары, аеруча милли костюмнар белән кызыксыну сизелә, — диде ул. — Авыл җирлекләрендә эшләп килүче мәдәни-ял итү учреждениеләре бу өлкәдә гаять зур эш алып бара. Искәртелгән юнәлешләргә мисал итеп талдан үрү цехы, керамика, туку, зәркән остаханәләрен ачуны атап узарга мөмкин. Районнарда санап үтелгән юнәлешләр буенча һөнәрчелек үзәкләре ачу безнең җирлеккә генә хас борынгы һөнәрләребезне саклап калырга, популярлаштырырга, аларны торгызырга мөмкинлек бирәчәк.


Фикер өстәү