Рөстәм Абзалов: «Бу чикләү түгел, киресенчә, балаларның сәләтләрен ачыклау өчен нәтиҗәле ысул»

Татарстанда 2024 елга республика министрлыкларының бурыч-максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Әлеге бурычлар исемлегендә балаларны спортка җәлеп итү дә өстенлекле булып тора. Әйтик, экспертлар спорт мәктәпләрендә 6-12 яшьлек балаларны махсус программа-аппарат аша тикшерергә тәкъдим итәләр. Бу комплекслы ысул балаларның теге яисә бу спорт төренә булган сәләтен ачыкларга булышачак.

Бу бурычның асыл-әһәмияте нидә? Биология фәннәре докторы, профессор Рөстәм Абзалов әнә шул хакта аңлатты.

— Бу бик мөһим эш. Спорт белән шөгыльләнергә теләгән балаларны сайлап алуда, булачак чемпионнар тәрбияләүдә ярдәмче ул, — ди белгеч «ВТ»га. — Хәзер бит ничек: барлык балалар да тренерга килә, ул барысы белән дә эшли,һәм, тоемлап кына кемнең нәрсәгә хирыс икәнен ачыклый. Ул көчен дә, вакытын да бетерә. Ә бит фәнни метод бар, аны кулланырга кирәк. Бөтен кеше дә музыкант була алмаган кебек, спортта да сайлап алу кирәк. Без бит «юк, сез бу спорт белән шөгыльләнмәгез, якын да килмәгез» димибез, ә киңәш буларак «болайрак итегез, монда барыгыз, сәламәтлек өчен шөгыльләнегез» дибез. Киңәш бирү. Бу чикләү түгел, киресенчә, балаларның сәләтләрен ачыклау өчен нәтиҗәле ысул. Моны ата-аналар да аңларга тиеш. Тренер 500 бала белән эшләсә яхшымы, әллә 100, әмма сайлап алынган, һәм, чемпион булырга перспективасы шәйләнгән балалар белән эшләсәме?


Фикер өстәү