Бәяләр ни сәбәпле өскә сикерә — йомырка мисалында ачыклыйбыз

          2013 ел төгәлләнгәндә, «Йомырка сикереше» дигән язма эшләгән идем. Интернет аны саклаган икән. Әйе, әйе, хәтерлим: ул чакта да тавык йомыркасына бәя күтәрелү уңаеннан зур шау-шу купкан иде. Рәсми хакимиятләр йомыркага бәяне буып куярга омтылдылар, аның сәбәпләрен аңларга һәм аңлатырга тырыштылар. Файдасы гына аз булды.

Мин язганмын: «Ни генә дип аңлатсалар да, йомырка түбән тәгәрәргә җыен­мый». Гадәттәгечә, рәсми пропагандадан читкәрәк китеп аңлатканмын «йомырка бию»нең сәбәпләрен. «Бу халыкның фәкыйрьләнүе һәм билләрне кысып бууы турында сөйли. Икенче төрле моны кризис дип атыйлар. Димәк, йомырка безгә 2014 ел турында җитди хәбәр сала: эшсезлек артачак, хезмәт хакларын түләүне тоткарлаячаклар һәм киметәчәк­ләр, банкларның бөлүе дәвам итәчәк, шуңа күрә икътисадый проблемаларыгызны хәл итәргә тырышыгыз, сәламәт­легегезне саклагыз, кредитлар алмагыз, акчаны банкка салмагыз, кыйммәтле, әмма әһәмиятсез әйберләргә кызыкмагыз…» – диебрәк фәлсәфә куертканмын. Ул фаразларны 2014 елның декабре 146 процентка тормышка ашырды: халыкны юләрләндерә торган валюта паникасы булып узды, кешеләр бер дә кирәкмәнгә кибетләрдән икешәр-өчәр телевизор һәм көнкүреш техникасы ташыды (соңыннан аларның бәясен түбән куеп та сатып булмады), процентлар күккә ашты. Үзәк банк төп ставканы 17 процентка җиткерде. Кредит алып, товар җитештерүчеләр зар елады. Статистика әйтә: без хәзер унөченче елдагыга караганда матди яктан ике тапкырга якын начаррак яшибез.  Әйтик, 2015 елның кырыс шартларында бу юлларның авторы, кредит алмыйча, өй салды, ярты өй салырлык акчасын чит илгә сәяхәткә тотты. Боларның берсе турында да хәзер хыяллана да алмый. Өйгә сыйфатлы бер ишек куйдыру йөз мең тирәсенә төшә, юк кына бер материал алыйм дисәң, айлык хезмәт хакың пүчтәк булып чыга. Автомобильләрнең янына якын килерлек түгел. Искесен карап кына тотмасаң, җәяүлегә каласың. Үзәк банк төп ставканы 16га җиткерергә җыена. Доллар тагын яхшы ук сикерде. Дөрес, соңгы көннәрдә сумны бераз ныгыттылар, әмма Песков әйтә: «Хөкүмәтнең икътисад блогы «сумнар әйләнеше» турында мәгълүматны тикшерә», – ди. Баксаң, читкә товар сатучылар, валюта керемен мәҗбүри рәвештә сату турында карар гамәлгә кергәч, чит илдә сумнарга валюта сатып алып, Россия базарында сатарга мәҗбүр икән. Аңлашыла торгандыр инде: бу юл белән ерак китеп булмый. Дус илләрдә сумнарны валютага алыштыру проблема түгел, әмма акчаны Россиягә кертү – чып-чын баш авыртуы. Комиссиясенә түзү кыен. Шулай булгач, 2024 ел безгә яңа валюта сюрпризлары әзерләми дип кем әйтә ала?

          Иң кызыгы: тавык йомыркасы тагын 2013 ел ахырындагы биюен кабатлый. Росстат, йомырка бәясе ел эчендә 21 проценттан да артыккарак сикерде, ди. Амур өлкәсендә аның дистәсе 150 сумга җиткәч, Монополиягә каршы федераль хезмәт аякланды: йомырка җитештерүчеләрне тикшерә башлады.

          Бераз гына Татарстан статистикасы белән мавыгып алыйк. Иң соңгы бәяләр мониторингы 22 ноябрьгә карый. Ул көндә бездә йомырканың дистәсе 99 сум 48 тиен торган. Бу алдагы атнадан 3,71 процентка кыйммәтрәк. Йомырка инфляциясен еллыкка күчерсәк, күпме була? Йомырка шул темплар белән сикерүен дәвам итсә, бу инде инфляция дип түгел, гиперинфляция дип аталыр иде. Ләкин тагын бер хикмәт бар. Без атаган сан, гафу итегез, күкәйнең уртача бәясе. 22 ноябрьгә йомырка бәясе Спас районында – 123 сум 87 тиен, Яшел Үзәндә – 118 сум, Саба районында 115 сум йөргән. Ел башында Татарстанда уртача бәя – 77 сум 50 тиен.

          Йомырка бәясенең гел шулай яңа биеклекләр яуларга яратуының серен аңларга теләп, монополиягә каршы хезмәт чиновниклары махсус тикшерү үткәргән. Нәтиҗәсе мондый: йомырка бәясендә кошчылык фабрикаларын тотуга киткән чыгымнар өлеше (моңа продукцияне кибетләргә кадәр илтеп җиткерү чыгымнары да керә) – 6 процент, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә киткән акча – 7 процент, энергия чыганакларына түләү (иң беренче чиратта газ һәм электр бәясе) – 32 процент, сәүдә челтәрләре өстәгән бәя – 30 процент, кошлар өчен азык бәясе – 25 процент. Саннарга карагач, бездә йомырканы сәүдәгәрләр сала икән дигән уй килмиме башыгызга? Йомырканы чын җитештерүчеләр аның акчасыннан бер дә файда күрми. Менә әйтеп карагыз әле: кошчылык фабрикасын тоту кыенракмы, кибетләр челтәренме? Бер нәрсәне исегездә тотыгыз: сәүдә челтәрләре бер йомырка гына сатмый, башка меңләгән товарга да бәяне яхшы ук өстиләр. Саннар хәзерге икътисадның бар гариплеген күрсәтә. Заводларда һәм фабрикаларда, авыл фермаларында һәм кырларында һаман да нәрсәләрдер җитештерелә алуы таңга калдыра. Ләкин антимонополь хезмәт саннарны бик өстән-өстән генә алган, барлык чыгымнарны да күрсәтеп бетермәгән. Йомырка бәясендә банкирлар өлеше кайда? Табышыннан банкка кредит түләмәгән бер генә җитештерүчене атап карагыз миңа. Процентлар үскәч, бурычларны товарга бәя күтәрмичә ничек түлисең? Безнең икътисадның бөтен каймагын нәкъ менә шул банкирлар файдалана да инде. Төптән уйлап карасаң, энергия чыганакларына бәядә дә, кош азыгы бәясендә дә, хәтта кошчылык фабрикасы стенасының үзкыйммәтендә дә рибачылар өлеше шактый гына, чөнки нәрсәгә генә килеп тотынма, аннан процентлар исе килә. Бөтен финанс системасы, бөтен бюджет асылда шуларга хезмәт күрсәтә.

          Икенче урында, мөгаен, сәүдәгәрләр торадыр. Сезне кибетләрнең күплеге алдамасын. Урам саен, чат саен берничә кибет булуга карамастан, алар нигездә берничә монополист кулында. Шуңа күрә алар, бер дә курыкмыйча, «торговая наценка» дигән әйберне бик мул куялар. Антимонополь хезмәт боларны ни эшләтә ала? Берни дә эшләтеп булмый. Шуңа күрә ихтыяҗ бар икән, товарга бәя котылгысыз үсәчәк. Йомыркага ихтыяҗ һәрвакыт була, чөнки ул «Гиффен товарла­ры» исемлегендә. Гиффен товарына бәя күтәрелә икән, халык аны тагын да күбрәк сатып ала башлый. Моннан ун ел элек мин шул хакта язганмын.

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү