Киләчәк Уеннарының кубогын космоска җибәрделәр

Җомга көнне Байконур космодромыннан «Прогресс МС-25» йөк космик корабле старт алды, ул орбитага Киләчәк Уеннарының кубогын китерәчәк. Бу гадәти булмаган турнир Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Анда планетаның төрле почмакларыннан 260 команда һәм 2000нән артык спортчы катнашачак.

Космостан халыкара турнирның төп призы инде 2024 елда ук Җиргә кайтачак, шуннан соң аны Казанга китерәчәкләр. Биредә аның өчен дөньяның иң яхшы фиджитал-спортчылары көрәшәчәк.

Киләчәк Уеннары — ул безгә таныш булган спорт төрләрен компьютер уеннары белән берләштерү.


Фикер өстәү