Министр урынбасары эшеннән киткән

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр эшләре министры урынбасары Радик Гыйсмәтов вазыйфасыннан киткән. Бу хакта “Бизнес-онлайн” яза.

Ведомствода министр урынбасарының эшеннән китү сәбәбен аңлатмаганнар. Гыйсмәтовның социаль челтәрләрендәге мәгълүматларга караганда, хәзер ул “Ростелеком” гавами акционер җәмгыятенең перспективалы дәүләт сервислары проекты офисы проектлары директоры булып тора. Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Павел Радионов министр урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез: Гыйсмәтов министр урынбасары вазыйфасына 2022 елның февралендә билгеләнгән. Моңа кадәр Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары булган. Ул Казанда туган, аңа 39 яшь. МЧС структураларында 2008 елдан бирле эшләгән.


Фикер өстәү