Әбу-Даби күгендә – Россия флагы: Путинны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бик зурлап каршылаганнар


Россия Президенты Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла. Дәүләт башлыгы кортежы Каср-Әл-Ватан сараена килгән.

Биредә Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд Бен Заид Әл Нахайян белән сөйләшүләр үткәреләчәк. Кремльнең рәсми телеграм-каналында Россия Президентын каршылау күренешләре белән видео пәйда булган. Президентны каршы алганда, хәрби очкычлар Әбу-Даби күген Россия флагы төсләренә буяган. Юлда барганда, югары дәрәҗәдәге кунакны кавалерия сәламләгән, ә инде Сарайга килеп җиткәч, артиллерия орудиеләре залп биргән.
Рәсми очрашудан соң фотога төшү, делегацияләр белән танышу тантанасы булган. Россия ягыннан сөйләшүләрдә тышкы эшләр министры Сергей Лавров, вице-премьерлар Андрей Белоусов, Александр Новак, икътисад һәм сәнәгать министры Денис Мантуров, башка рәсми кешеләр катнаша.


Фикер өстәү