Путинны Кытайда кызыл келәм җәеп каршылаганнар

Президент Владимир Путинны Кытайда кызыл келәм җәеп каршылаганнар. Ә июнь аенда бу илгә килеп киткән АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкенга мондый хөрмәт күрсәтмәгәннәр. Newsweek журналы шуңа игътибар иткән, дип яза Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, июнь аенда АКШ дәүләт секретаре Блинкенны каршы алганда кызыл келәм дә, барабанчылар да булмаган, каршылаучылар саны да бермә-бер аз булган.

Блинкен соңгы биш ел эчендә Кытайда булып киткән Американың югары дәрәҗәдәге тәүге дипломатына әйләнгән. Шуңа да карамастан, самолет баскычы янында аны АКШ илчесе Николас Бернс һәм КХР Эчке эшләр министрлыгының Төньяк Америка һәм Океания департаменты башлыгы Ян Тао гына каршы алган, дип яза Newsweek.

Россия Президентын исә Пекин аэропортында сәүдә министры Ван Вэньтао каршы алган. “Президент Путин Пекинга килә” хэштегын Weibo микроблоглары челтәрендә 220 миллион тапкырдан артыграк караганнар. Ул караулар буенча беренче урынга чыккан.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Кытайда “Бер пояс – бер юл” форумында катнашты һәм киңәйтелгән составта КХР Рәисе Си Цзиньпин белән очрашты.


Фикер өстәү