«Көчле лидер кирәк»: Татарстанда Путинны яклап имза җыю дәвам итә

Татарстанда яңа елга аяк басканнан  соң да Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинны яклап имзалар җыю дәвам итте. 23 декабрьдән башлап әлеге чара Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең эре сәүдә үзәкләрендә оештырылды.

Татарстан башкаласында Владимир Путинның республика штабы волонтерлары бүген KazanMall сәүдә үзәгендә имзалар җыйды. ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов та улы белән Россия Президентына теләктәшлек белдереп килгән иде.

Илдәге бүгенге вәзгыять турында ул: «Путин, һичшиксез, илебезне югары дәрәҗәгә күтәрәчәк. Минемчә, аңа Россия үсешенең сайланган курсын дәвам итәргә һәм илебезне халыкара аренада да, дәүләт эчендә дә ныгытырга кирәк», – диде парламентарий.

Анисимов Путинның милли проектларны гамәлгә ашыру инициативасын керткән, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә, бу системаның үсешенә зур этәргеч биргән лидер булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, аның сүзләренчә, шәһәр мохите үсеш ала, парклар һәм скверлар төзекләндерелә.

Депутатның улы Родион: «Хәзерге авыр вакытта Россиядә Путин кебек илне берләштерә алырлык лидер кирәк. Мин Россия Президенты вазифасына башка кандидатларны күрмим», — дип белдергән.

Татарстанда «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активисты Яков Рагинов шулай ук Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр һәм сәяси басым шартларында Путинны яклау мөһимлеген әйтә.

«Соңгы елларда илебезнең ничек үзгәргәнен күрәм. Мин үземнән ике-өч тапкыр олырак булган туганнарым белән аралаштым, алар аңа кадәр булган хәлне сөйләделәр. Һәм аның Россияне ничек үзгәртүе бөек нәрсә икәнен аңлыйм. Шуңа күрә мин аны яклап килдем», – дигән ул.

«Защитник» сугыш хәрәкәтләре ветераннарының төбәк оешмасы җитәкчесе» Эдуард Нигъмәтуллин «гражданлык бурычын үтәү» өчен Путинны яклап имза куярга килүен сөйләде. «Безнең оешма сугыш ветераннарына ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәбез. Һәм хәзерге шартларда мин монда килмичә һәм үз бурычымны үтәмичә кала алмадым – Путинга теләктәшлек белдерәм», — ди ул.

Паспорты булган татарстанлылар Владимир Путинны яклап имза калдыра ала. Волонтерлар имза кәгазьләрен дөрес тутырырга булышачак. Процедура биш минуттан артык вакытны алмый. Имзаланган кәгазьләр РФ Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак.

Россия Президентын сайлаулар быел уза. Тавыш бирү өч көн – 15, 16 һәм 17 мартта булачак.


Фикер өстәү