Путин Менделеевскида туган лейтенантны бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Менделеевскида туган лейтенант Данат Насыйбуллинны бүләкләгән.

Ил башлыгы хәрбигә Ярыгин пистолеты һәм фрак билгесе – Россия Президенты штандартын тапшырган. Билгеле булганча, яңа елның беренче көнендә Владимир Путин Новое Огарёвода махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты, алар төшке аш вакытында аралашты. Владимир Путин очрашуда катнашучыларның барысына да бүләкләр әзерләвен әйтте, алар арасында югарыда телгә алынган шәхси табель коралы һәм Президент штандарты да бар иде.


Фикер өстәү