Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең президенты вафат

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең президенты Хәлифә бән Зейд Әл Нахайян озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аңа 72 яшь иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Президент эшләре буенча министрлык Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкына һәм бөтен дөньяга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең президенты Хәлифә бән Зейд Әл Нахайян вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерә», диелгән Әмирлекнең рәсми сайтында.

Ул Әмирлекләргә нигез салган Әмитов Зейд Ә Нахайянның өлкән улы булган.

Соңгы елларда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең президенты дәүләт эшләре белән шөгыльләнмәгән диярлек. Ул ил белән идарә итүне Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең башкаласы Абу-Даби принцы Мөхәммәт Зейдка тапшырган булган.


Фикер өстәү