Без белмәгән Исәнбәт: ни өчен аның шәхесенә карата мөнәсәбәт төрле?

Соңгы берничә дистә елда галим Нәкый Исәнбәтнең  исеме дә, хезмәтләре дә телгә алынмады, өч дистә ел дәвамында китаплары нәшер ителмәде. Аның сәбәпләрен төрлечә аңлатучылар булды.  Фәкать язучы Ринат Мөхәммәдиев романы басылганнан соң гына ниндидер җанлану булып алды. Кем ул Нәкый Исәнбәт? Ни өчен аның шәхесенә карата мөнәсәбәт бер төрле түгел? Бу хакта без аның архивлары белән эшләүче галим Миләүшә Хәбетдинова белән әңгәмә кордык. Сөйләшүнең сәбәбе дә бар: «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясенең чираттагы томын Нәкый Исәнбәткә багышлады.

Миләүшә ханым, Нәкый Исәнбәтнең иҗади мирасы хакында бик күп еллар бернинди хәбәр булмады, аның әсәрләре дә чыкмады диярлек. Моңа аның кызы Йолдыз Исәнбәтнең дә азмыкүпме йогынтысы бар. Сез аның игътибарын һәм ышанычын яулаган бердәнбер галим. Шулай да, Йолдыз апа архивлар белән эшләү мөмкинлеген ни өчен беркемгә дә тапшырмаган?

– Нәкый Исәнбәтнең архивы минем өчен Әбугалисина мәгарәсе кебек, анда халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте буенча бәяләп бетергесез гыйлем яшеренгән. Аларны бастырып чыгаруда галим-энциклопедист әле үзе исән чакта ук кыенлыклар кичергән. Проблемаларның нигезендә фән һәм иҗат әһелләренең көнчелеге ята. Ник дигәндә, Нәкый Исәнбәт төрле өлкәләр белән кызыксынган һәм төрле юнәлештә тирән, эзлекле эш алып барган. Галимнең вафатыннан соң, архивы кызы Йолдыз Исәнбәт кулына күчә. Дөрес, ул архивка беркемне дә якын китерми, үзе дә, кызганыч, хезмәтләрне әйләнешкә кертеп җибәрә алмый. Аның катнашында «Татар халык мәкальләре» һәм «Мыраубай батыр» әкияте генә басылып чыга. Сүз уңаеннан, ул чакта ук «пират» басмалар, әйтик «Фразеологик сүзлек» дөнья күрә. Әлбәттә, бүген Нәкый Исәнбәтнең вафатыннан соң өч дистә ел дәвамында бернинди китабы чыкмауда кызын гаепләп калдыру бөтен кешегә дә кулай. Ләкин бу – ялгыш фикер. Нәҗибә Исәнбәт, галимнең кызы белән киңәшләшмичә, үз вакытында Татар китап нәшриятына Исәнбәт кулъязмаларын илтеп бирә һәм алар анда урлана. Кемдер аның материалын, исемен телгә алып, ләкин чыганагын һәм куллану масштабын күрсәтмичә бастыра, ә кемдер барысын да үз хезмәте итеп күрсәтә… Менә шуңа Йолдыз Исәнбәт кешеләргә ышанычын югалта. Атасы бит бу материалларны дәүләт ярдәменә таянмыйча, фәкать үз инициативасы белән дистәләрчә еллар дәвамында туплаган, аларга гомерен багышлаган.

Сакланып калган кадәрле мирас ни хәлдә? Нинди эшләр башкарылды?

– Йолдыз апа бик таләпчән кеше иде, моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк. Мине аның белән бәхәсләшү файдасыз дип тә кисәтеп куйдылар. Бу да дөрес түгел. Холкы катлаулы булса да, ул аралашырга ярата, әмма наданлыкны, ялкаулыкны, игътибарсызлыкны һәм карьерага омтылуны җене сөйми. Шуңа һәр очрашу имтиханга әверелә, уңышлы тапшырасың икән, архивка юл ачыла, юк икән, барысын да яңадан башларга туры килә.

Фото: Рамил Миңнуллин

Архив галимнең беренче хатыны Гөлсем Исәнбәт тарафыннан системага салынган булган, чөнки ул бу эшнең җаен белгән. Ул бакыйлыкка күчкәч, бу эш тукталып калган, Нәкый ага, гаять зур масштабта эш алып барганга, моңа вакыт таба алмаган. Нәҗибә апа исә һөнәре буенча рәссам һәм фәнни өлкәгә бик керешеп китә алмаган, күрәсең. Ләкин сәркатип эшен бик төгәл алып барган, кулъязмаларның бер өлешен гарәпчәдән кириллицага күчереп бастырган. Бу эшне бик җиңеләйтә, ләкин тикшерүне таләп итә.

«Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән китапта моңарчы билгеле булмаган нинди мәгълүматлар бар?

– Иң әүвәл томлыкны формалаштыруны миңа тапшырган «Җыен» фондына бик зур рәхмәтемне белдерәм. Миңа басманың структурасын үзгәртеп, Нәкый Исәнбәтнең үзенә сүз бирергә насыйп булды. Ник дигәндә, язучының 70 яшенә автобиографик әсәрләре системага салынган булган инде. Йолдыз апа исә башка концепция яклы иде. Ул томның язучының башкорт чоры иҗатыннан башлануын теләде. Ә инде Аяз Гыйләҗевнең 6 томлыгы белән танышкач, ул минем концепциягә ышанды һәм без эшкә тотындык. Әлеге том галимнең иҗат биографиясендәге һәм, гомумән, безнең мәдәният тарихындагы «ак тап»ларны юкка чыгару максатыннан төзелде.

Укучы кайда чын дөреслек икәнен үзе ачыклар дип, без китапка башка даһиларның фикерләрен кертмәдек. Бары тик Бакый Урманчега гына искәрмә ясалды. Ник дигәндә, аның мәдрәсәдә инкыйлабка кадәрге укыту системасына багышланган тәфсилле мәкаләсе Исәнбәтнең энциклопедик сәләтен аңларга ярдәм итә. Китапта биографик өлештән кала, фәнни бүлек тә бар. Ул галим эшчәнлегенең чикләрен-офыкларын күзалларга ярдәм итә.  Ләкин бу – булган материалларның бер мыскалы гына. Документларны сайлап алганда, мин Исәнбәт тормышындагы «шау-шулы кампанияләр»нең чыганагын аңлатып бирүне күз уңында тоттым. Чөнки без бу елларда галимнең оппонентлары тәкъдим иткән фаразлар белән генә яшәдек. Хәзер укучы нәтиҗәләрен үзе ясар инде. Исәнбәтнең хатларын сайлаганда да шул күзлектән карап эш иттем. Дистәләгән интервьюлардан исә саллыларын, васыять, наказ булып яңгырардайларын сайлап алдым. Басма битләрендә ясалган аңлатмаларның бер өлеше минеке, бер өлешен Нәкый Исәнбәт үзе ясаган булган. Болар бар да искәртелгән.

Исәнбәт исеме соңгы елларда тискәре яктан да телгә алынды. Аның исемен каралту татар әдәбияты тарихында нинди эз калдырачак?

–  Галимнең абруе тирәсендәге дулкынлану язучы Ринат Мөхәммәдиев романы басылганнан соң барлыкка килде. Мин анысына да рәхмәтле. Әлеге әсәр тумаса, мин  Нәкый Исәнбәт шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынып китмәгән дә булыр идем. Гомумән, бу юнәлештәге эшчәнлегем барысы өчен дә көтелмәгәнчә булды. Ләкин биредә үзенә күрә эзлеклелек тә бар: галим архивы белән эшләүгә мине Аяз Гыйләҗев әзерләде. Аның Ибраһим Сәлаховка язган хатын үземә наказ, васыять итеп кабул иттем. Бөтен кешегә мин ялгызым эшлим кебек тоела. Һич тә алай түгел. Миңа язучы, галимнәр консультация бирә. Дөресен әйтик, Исәнбәт архивындагы бик күп нәрсәгә безнең тешебез үтми, фәкать төрле өлкә галимнәре белән бергәләп кенә без ниндидер нәтиҗәгә ирешәбез. Үз эшемә бик җаваплы карыйм, шуңа ашыкмыйча эшлим, мәгълүматны кат-кат тикшерүгә бик күп вакыт сарыф ителә. Бу җәһәттән ирем – тарихчы Айдар Хәбетдинов ярдәм итә. Архивта эшләүгә бөтен буш вакыт китә.

Исәнбәтнең тагын нинди хезмәтләре дөнья күрергә мөмкин?

– Якын арада Нәкый Исәнбәтнең татар мифологиясе, халык ышанулары һәм медицинага кагылышлы  хезмәтләрен редакцияләп, әзерләргә ниятлим. Әлеге китап укучыларда кызыксыну уятыр дип өметләнәм. Ел дәвамында Нәкый Исәнбәтнең Тукай, Галимҗан Ибраһимов белән мөнәсәбәтләре турында мәкаләләр бастырдым. Заманча әдәбиятта Исәнбәт образын анализладым. Галимнең иҗатын Россиядә генә түгел, чит илдә дә таныту юнәлешендә эш алып барыла. Аңа карата корылган блокада өзелде дип әйтергә була. Хәзерге вакытта Исәнбәт турында дөньяда (Төркия, Венгриядә) булган мәгълүматлар, туплап, системага салынды. Германиядә, Скандинавия илләрендә дә фәнни эшләр басылганлыгы ачыкланды. Ләкин аларны әлегә файдалану мөмкинлеге юк.

Кайчак миңа югарыдан кемдер, кулымны тотып, гыйлем ишекләрен ачып кертә сыман тоела. Миңа исә эчкерсез хезмәт итәргә, татар халкының шанлы тарихын баетырга кала. Шушы юлга күндергәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт.

«Бүген Йолдыз Исәнбәтне искә алганда, аның әтисе Нәкый ага Исәнбәтне телгә алмый китә алмыйбыз. Ул – Йолдыз апаның галим, мөгаллим, татар милләтенә бирелгән шәхес буларак тәрбияләнүендә иң мөһим рольләрне башкарган кеше. Милли мәдәнияткә бәйле нинди генә дискуссия кузгалса да, Йолдыз апа, фикерен куәтләр өчен, әтисе әйткән сүзләрне китерә иде. Шунысы гаҗәп: Нәкый аганың фикерен ул халык җырына, әдәбиятның шигыре төзелеше, фольклор әсәрләре жанрларына бәйле дә әйтер иде. Мин моңа гаҗәпләнеп, «Нәкый ага боларның барын да әйттеме икән?» дигән сорауны үземә еш бирә идем. Узган 2021 елда «Җыен» фонды оештырган «Шәхесләребез» сериясендә Нәкый Исәнбәт биографиясенә кагылышы җыентыгын басмага әзерләгәндә кулдан кичкән хезмәтләрен, мәкаләләрен уку барышында әлеге соравыма җавап бирелеп кенә калмады, соклану, гаҗәпләнү кебек кичерешләр белән уралган яңа фикерләр туды.

Мәсәлән, җыентыкта урын алган материаллар татарларга Нәкый аганы энциклопедист буларак кына түгел, ә татар мәдәниятенең милли нигезләре закончалыгын ача алган әзерлекле галим буларак таныта торганнардан булып чыкты. Аннан, бу җыентыкта бирелгән әсәрләр аркылы татар этнографиясендә моңа кадәр игътибар ителми килгән сәүдәгәрләр тормышына бәйле этнографик материалларны да, мәдрәсәдә белем бирү системасының нәтиҗәлелеген дәлилләүче фактларны да, ХХ гасыр башында татар балалары өчен ачылган рус мәктәпләрендәге уку-укыту торышын да күз алдына китереп була. Кыскасы, биредәге бик күп материал – менә дигән фәнни чыганак. Тагын биредә әллә никадәр эзәрлекләүгә, ялалар ягылуга дучар ителгән Нәкый ага биографиясенә бәйле шактый күп документлар китерелә. Алар үз чиратында милли мәдәниятебезнең бик күп ак таплар калдырган чоры – 1930 нчы еллар башындагы процессларга объектив ачыклык кертә ала торганнардан, ә алар үз чиратында әдәбият тарихына башкача күзлектән карауны таләп итәләр. Җыеп әйткәндә, җыентык чын мәгънәсендә татар әдәбияты, мәдәниятенә бәйле серләр сандыгына үзенчәлекле ачкыч ролен уйный, ләкин ачкычны әле туры китерә дә белергә генә кирәк шул.

Фәнзилә Җәүһәрова, филология фәннәре кандидаты»

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү