Владимир Путин: “Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрелде”

Россия Президенты Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен Россиянең гарәп дөньясындагы төп сәүдә партнеры буларак атап үткән. Бу хакта ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бин Зәид Әл Нахайян белән очрашуда белдергән, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
“Бүген үзара мөнәсәбәтләр Сезнең ярдәм белән моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрелде, – дигән Россия дәүләте башлыгы. – Чыннан да, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Россиянең гарәп дөньясындагы төп сәүдә партнеры булып тора”.

2022 елда ике илнең сәүдә әйләнеше 67,7 процентка арткан. Путин фикеренчә, бу күрсәткеч быел тагын да үсәргә мөмкин. Инвестицион эшчәнлектә дә – шундый ук хәл.

“Сәнәгать кооперациясендә дә алга китеш сизелә: биредә мин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россия Федерациясе территориясендә билгеле бер производстволар булдыру өлкәсендәге хезмәттәшлекне күздә тотып әйтәм. Нефть-газ өлкәсендәге кайбер проектлар гамәлгә ашырылып килә. Без “ОПЕК плюс” буенча да хезмәттәшлек итәбез”, – дип билгеләп үткән Президент.


Фикер өстәү